Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлегә дә Чупакабра ияләште ахры?

    Район үзәге халкын курку басты. Әлеге дә баягы, һәр яңалыкны хатын-кыз күбрәк сөйли. Сөйләмәслек тә түгел, төн уртасы тирәләрендә берничә хуҗалыктагы куяннарның колак артыннан тишеп каннарын суырып чыккан ерткычны ничек дип атарга да белмиләр алар.

    Район үзәгендә яшәүче Чаминнар гаиләсе элек-электән йорт куяннары асрады. Балалар өчен алар бер шөгыль иде. Олыларны якын да җибәрмичә ашатып-эчертеп, урыннарын чистартып мәш килеп үстеләр Денис белән Света. Хәзер ул гадәт бөтенләе белән оныкларга күчте. -Ул төнне соң яттык. Әле төнге унберләр тирәсендә дә ишек алдында йөрдем, шикле тавыш ишетмәдем,-ди хуҗа хатын Галина Николаевна. -Икенче көнне иртүк ишек ачып чыксам, үз күземә үзем ышанмыйм. Куяннар читлегенең ишеге тупсалары белән бергә читкә алып ташланган, ә йомшаккайларның бишесе дә бер урында ята, колак артларында гына ике кан эзе бар. Өйнең икенче ягындагы бакчага казлар япкан идек. Тиз генә шунда йөгердем, алары исән. Каршы як күршебез Мидхәт Хуҗиевның бик дәү эте бар. Төнге өчләр тирәсендә аның нык итеп өргән тавышын ишеткәннәр, бәлки шунда билгесез ерткычның "кунак" ка килгән вакыты булгандыр." Җанварның аяк эзе дә ярылып ята, кеше учы хәтле, тырнаклары җиргә баткан. Бик сәер хәл әле бу. Ник дигәндә, нәкъ шушы төннәрдә район үзәгендәге берничә йортның казлары да шундый ук ысул белән теге дөньяга киткән. Озын колак канын яратучы ерткыч аптырагач казларга да ташландымы икән әллә, дигән сорау туа.

    Бөтен йортта да куян асрамыйлар шул. Шулай да Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Миңзифа Ибраһимованың тугыз баш куяны да читтә калмый, нәкъ шул ук ерткычның мәкерле эшенә охшаган, колак артларында ике тамчы кан эзе генә күренеп тора, ә үзләре төзелешеп йокларга ятканнар диярсең. Мондый хәлләрдән соң халык: "районга Чупакабра ияләшкән, саклану чарасын күрик",-диешә башлады. Соңгы вакытта республикада да бу исемне еш кабатлыйлар. Чыннан да нәрсә соң ул Чупакабра? Безнең телгә тәрҗемә иткәндә ул "кәҗә вампиры" була. Чөнки төрле риваятьләргә күз салсак, элек аның бары тик кәҗә һәм сарыкларның каны белән генә туклануы мәгълүм. Әлеге йорткыч турында тулырак мәгълүмат алыр өчен Интернет челтәрен ачып карарга булдым. Википедия энциклопедиясендә аның турында бик күп мәгълүмат тупланган икән. Чупакабра турында риваять 1950 елда Пуэрто-Рико шәһәрендә каны эчелгән берничә кәҗә тапканнан соң башлана. 1990 нчы еллар башында Чупакабраны дөньяның төрле җирләрендә күрүләре турында сөйли башлыйлар.1995 елда "Особь" киносы тәэсире ярдәмендә Чупакабраның сурәтләре дә барлыкка килә. Аны ике метр биеклектә, энәләре тырпаеп торучы һәм тулысынча ак төстәге йон белән капланган җанвар итеп сурәтлиләр.Тора-бара аны дүрт тәпиле, эткә яисә койотка охшаган, тешләре ырылдап торучы итеп сурәтли башлыйлар. Әгәр дә беренче тапкыр Чупакабраны Пуэрто-Рикода гына күрсәләр, еллар үтә бару белән аны Аргентина, Боливия, Чили, Колумбия, Гондурас һәм Үзәк Американың калган илләрендә һәм АКШның үзендә дә күрәләр. Ә 2005 елда АКШта Реджи Лагов исемле фермер капканга эткә охшаган йонсыз җанвар тота. Ул исә аның малларына һөҗүм иткән булган. Шул вакытта ук Чупакабраны тоттык дип сөйләгәннәр. ДНК анализларын тикшергәннән соң бу җанварның карт кайот булуын ачыклаганнар. 2000 еллар башында Чупакабраны безнең материкта да күрә башлыйлар. Иң беренче булып аның белән Украина халкы очраша. Тора-бара ул Россиядә күренә. Башта Ставрополь краенда очратсалар, соңгы берничә елда ул Татарстан җирлегенә дә килеп җитә. Район үзәгендәге хәлләрдән соң Чупакабра барлыгына ышанмаган җиреңнән ышанырсың. Ярый әле кәҗә-сарыкларга һөҗүм итүләре турында ишетелгәне юк. Әмма ни генә булмасын, ишек алдындагы мал-туарны төнгелектә ышанычлырак урында кундыру артык булмас. Чынлап та, Чупакабра Җир шарында бармы, әллә юкмы? Яисә куяннарга, казларга кем, нәрсә һөҗүм итә? Кыргый этләр, бүреләр һәм төлкеләр булса куяннарны шулай "түшәп" калдырыр идеме? Гомумән, әлегә Чупакабра дигән җанварны безнең якларда берәүнең дә күргәне юк. Хәер, бәлки ул да Кар Кешесе сыман бик тә хәйләкәр җан ияседер?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: