Чүпрәледә бүгенге көнгә 5775 тонна печән әзерләнгән

Санаулы көннәр тиз үтә. Бигрәк тә мал- туар асраган авыл кешесе өчен аның һәр сәгате кадерле. Чөнки бу чорда ул үз малларын уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык туплап калырга тырыша.
Бүгенге көнгә район буенча 5775 тонна печән әзерләнде, 18 мең тоннага якын сенаж салынды, 122 тоннадан артык яфрак азык һәм төрле үләннәр тупланды. Азык берәмлегенә әйләндергәндә, әлеге күрсәткечләр шартлы һәр баш терлеккә күчереп исәпләгәндә якынча 8 центнерга туры килә. Район хуҗалыклары арасында терлек азыгы әзерләү буенча "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Татар Бизнәсе филиалы алда бара. Монда ул сан 24 центнерны тәшкил итә. "Цильна" җәмгыяте, Дементьев исемендәге агрофирманың Саплык филиалы, "Ак барс Чүпрәле" агрофирмасының Түбән Каракитә һәм Яңа Кәкерле филиаллары да җәйге мөмкинлекләрдән оста файдаланып калырга тырышалар. Кызганычка каршы, күпчелек хуҗалыкларда әлеге эшне тиешенчә оештыра алмыйлар. Төрле сәбәпләргә сылтап кадерле көннәрне кулдан ычкындыралар. 7664 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләннәрнең беренче каты чабып алынды. Кайбер хуҗалыклар аны сенажга да салды, печәнгә дә киптерде. "Хәзер һич кичекмәстән катнаш азыкларны сенажга салырга кирәк. Ә аларның мәйданы 4500 гектар чамасы. Вакытны сузарга ярамый, чөнки бөртеклеләрне урып- җыю чоры килеп җитте. Халыкта да бу чорны "кылны кырыкка ярыр вакыт" диләр бит,- ди агро идарәнең үсемлекчелек буенча консультанты Фәнил Хәлилов. Быелгы кышлату кайчандагыга караганда да кыенга туры киләчәк. Кышкы салкын көннәрдә маллар карны гына ашамыйлар. Оешма һәм предприятие хезмәт коллективлары көче белән, хәлдән килгәнчә булышып әзерләнгән яфрак азык, кычыткан һәм төрле үләннәр дә җәмәгать терлекләре өчен зур файда булыр иде. Бу хакта Татар Бизнәсе авылында үткән киңәшмәдә район башлыгы Александр Шадриков та ассызыклады. Әлеге төр азыклар "Цильна" җәмгыятендә, мәсәлән, 26 тоннаны тәшкил итә. Шәйморзалылар да аны 18 тоннага җиткерделәр. -Ике- өч көн коллектив белән саф һавага чыгып эшләү берәүгә дә зыян китермәс. Елның нинди үзенчәлекле икәнен барыбызга да аңларга кирәк,- ди азык- төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.8400
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.24100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»24900
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы85000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.4200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?23800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде23600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый23700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.85800
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.10700
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.35100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.84500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.57900
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадыларУтырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.1800
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калганГыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.15500
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.15500
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.8400
-
26 гыйнвар 2021 - 15:09Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар Утырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү һәм төрле мәсьәләләр каралды.1800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика