Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә бишенче күпфункцияле үзәк ачылды

    Үткән шимбә Чуваш Шәйморзасы авылы халкы тарихи мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Республикада Президент башлангычы белән кабул ителгән "Авыл клублары" программасы буенча биредә күпфункцияле үзәк бинасы ачылды. Киләчәктә әлеге бина авыл клубы вазифасын башкарачак һәм биредә шулай ук, авыл китапханәсе дә эшлиячәк.

    Мәдәният учагын ачу тантанасына килгән барчасының йөзләрендә елмаю, шатлык чаткылары чагылды. Район башлыгы Александр Шадриков ТР Президенты Рөстәм Миңңнеханов җитәкчелегендә тормышка ашырылучы социаль программаларга тукталып, аларның район җирлегендә үтәлешенә тукталылды. Чуваш Шәйморзасы авылы халкының да әлеге бинаның төзелүен күптән көтүен билгеләп үтте, шатлыкларын уртаклашты.

    - "Авыл клублары" программасы нигезендә республика менә шундый 190 күпфункцияле үзәк сафка басты. Димәк, 190 авыл җирлеге шундый биналы булды дигән сүз. Чүпрәледә исә, монысы бишенче үзәк,-диде яңа мәдәният йортының танталы ачылышында катнашкан ТР Мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни- агарту эшләре фәнни-методик үзәк директоры урынбасары Гали Габдрахманов.

    - "Авыл клублары" республика программасы яңа биналар төзү генә түгел, ә авыл халкының мәдәни тормышын бизәү, активлаштыру максатын күздә тота. Чуваш Шәйморзасы авылында да бу үзәк буш тормас, ул төрле иҗат коллективлары, иҗади түгәрәкләр оешуга сәбәп булыр, дип ышанып калам,- диде Гали Габдрахманов.

    Сүз уңаенда ул республикада чуваш халкының сан буенча өченче урын биләвен ассызыклады һәм 200дән артык фольклор ансамбльләренең эшләвен әйтеп үтте.

    Яңа мәдәният учагын ачу уңаеннан изге теләкләре белән бергә Гали Габдрахманов клуб мөдире Светлана Ивановага Президент, министрлык исеменнән клуб өчен кирәкле техник җиһазлар алуга сертификат тапшырды.

    Яңа үзәккә алып керүче ал тасмалар киселгәннән соң, кунаклар бина эченә үтеп, аның уңайлыклары белән таныштылар. Ә тантананы ачуда катнашкан авыл халкы үзешчәннәр әзерләгән беренче мәдәни тамаша шаһиты булдылар. Авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров актив, иганәчеләрне: Александр Никифоровны Денис Егоровны, Александр Павловны Рәхмәт Хатлары белән бүләкләде. "Шәйморза" хуҗалыгы исеменнән Рөстәм Әбдриев та яңа бинага бүләк тапшырды, республика, район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерде.

    Анна Филиппова:

    -Иске мәдәният йорты совет чорында ук төзелгән иде. Бик иске, бервакытта да ремонт күрмәгән, инде ишелергә хәле җитте. Яңаны төзиләр, дигәч, әлбәттә бик куандык, авылның мәдәни үзәге ич ул. Каядыр барасы, концерт та карыйсы килә бит. Мин үзем дә мәдәни агарту эшендә актив катнашучыларның берсе идем. Ансамблебез Казанга кадәр барып 1 урын алганы да бар. Мәдәни учак булу-ул гореф-гадәтләрне онытмау дигән сүз. Яшьләр үсә, милли йөзебез сакланыр дип ышанабыз. Шуның өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: