Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Балаларны яклау көне узды

    Бүген район "Чыгарышлылар паркы"нда 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур чара узды.

    Бәйрәм балаларның җырлы-биюле, уенлы чыгышлары белән башланып китте. Бәйрәмне ачып, муниципаль район башлыгы Александр Шадриков "Чыгарышлылар паркы"на килгән балаларны, аларның әти-әниләрен һәм әби-бабаларын бәйрәм белән тәбрикләде, балаларга изге теләкләрен юллады.

    Аннан соң яшь балалары булган әниләр өчен гадәти булмаган коляскалар парады башланды. Коляскалар бу көнне "танк", "ашыгыч ярдәм", "юл-патруль службасы" машиналарына, әкияттәге сихри атларга үзгәртеп корылган, әкият геройлары да бар иде.

    Парад-конкурс нәтиҗәләре буенча Садыйковлар гаиләсе тамашачылар симпатиясе призеры булды. Лявуковлар гаиләсе "Иң әкияттәге образ", Вильдановлар гаиләсе "Иң патриотик образ", Волковлар гаиләсе "Иң креатив образ", Насыйровлар гаиләсе "Иң куркынычсыз гаилә", Хәйретдиновлар гаиләсе "Иң сөйкемле образ" номинацияләрендә җиңүче дип табылдылар. Район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов конкурста катнашучы һәм җиңүче гаиләләргә уңышлар теләде, Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

    Илсөяр Садыйкова:

    -Бәйрәмгә мин кызым Нурсилә һәм улым Данияр белән килдек. Бу чарада без икенче ел катнашабыз инде. Үткән ел "Коляскалар парады"нда катнашып, икенче урынны яулаган идек. Бәйрәм бик күңелле итеп оештырылган, балаларга да бик ошый. Балаларга менә шундый шатлык бирүче район җитәкчелегенә, бәйрәмне оештыручыларга биредә катнашкан барлык әниләр һәм балалар исеменнән рәхмәт әйтәчем килә.

    Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар өчен бәйрәмдә төрле күңел ачулар да оештырылды. Паркның бер ягында балалар рәсем ясасалар, икенче якта шахмат-шашка сөючеләр көч сынашты. Балалар исә рәхәтләнеп таган атындылар, төрле уеннар уйнадылар, теләгәннәр "Хыял" корабына менеп, үзләрен корабның "капитаннары" һәм "пассажирлары" итеп тойдылар. Шулай ук, балалар рәсемнәреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Балалар, шулай ук, район китапханәчеләре тарафыннан сәхнәләштерелгән әкиятне дә, җыр-бию буенча төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулаган балаларның концерт номерлары белән чыгышларын да бик яратып карадылар, үзләре дә кушылып җырладылар, биеделәр.

    Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: