Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә авыл кешесенең активлыгын күтәрү буенча күчмә утырыш узды

    Авылны яшәтү, аның киләчәген тәэмин итүнең күп өлеше авыл башлыкларыннан да тора. Чөнки беренчеләрдән булып нәкъ менә авыл җирлекләре башлыклары үз җирлекләрендәге халыкның нинди эшчәнлек алып баруга мөмкинлеге һәм сәләте булуын ачыклап, аларның эшчәнлекләрен тиешле юнәлешкә борып җибәрүдә төп рольне уйныйлар.

    Шушы көннәрдә генә авыл кешесенең активлыгын күтәрү буенча Түбән Чәке авыл җирлеге территориясендә үткән күчмә утырышта да әлеге фикер ак җеп булып сузылды. Муниципаль район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелегендә үткән утырышта авылларда асралучы мал-туарның баш саныннан алып киләчәкне ничек күзаллауга кадәр анализланды.

    Соңгы елларда районда савым сыерлар саны арта бара. Моңа, әлбәттә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйган программалар да, Татарстан Хөкүмәте карарлары белән һәм федераль программаларда катнашу бәрабәренә авыл кешесенең эшчәнлеген активлаштыру өчен бирелә торган ярдәмнәр дә йогынты ясыйдыр. Сыер башына исәпләп 3000 сум күләмендә субсидия, нәселле таналар алуга субсидияләр, программа нигезендә мини-фермалар төзүгә акчалата ярдәм бирелү авыл кешесенә күрсәтелүче ярдәмнең берничәсе генә әле бу. Моңа өстәп, авыл кешесенең шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә ярдәм нигезендә бирелүче ЛПХ кредитларын да мисал итеп алырга мөмкин.

    Соңгы вакытларда авыл халкыннан сөт җыючылар тарафыннан сөткә бәяләрнең төшүенә дә канәгатьсезлек белдерелде утырышта. Александр Шадриков авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, сөт җыючылар белән җыелып сөйләшеп, уртак фикергә килергә кирәклеген ассызыклап, авыл халкыннан җыелучы сөтнең бер литрын 20 сумга җиткерергә кирәклеге турындагы бурычны куйды.

    Авыл кешесенең хезмәтен җиңеләйтү, үз эшчәнлеген башлап җибәрү өчен дәүләт тарафыннан төрлечә ярдәм итүләр тагын да дәвам иттереләчәге дә ассызыкланды утырышта. Мәсәлән, таналар сатып алуга ярдәм бирү, мини-фермалар төзү быел да субсидияләнәчәк. Әлбәттә, биредә бу эшкә алынучының теләге, эленке-салынкы гына түгел, булсынга дип эшләве дә таләп ителә. Бүгенге базар шартларына яраклашып эшләгәндә генә ниндидер күрсәткечкә ирешергә мөмкин булуы да ассызыкланды киңәшмә-утырышта.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: