Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә 286 млн. 528 мең сумлык авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерелгән

    Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы җирләре 82,2 мең гектар мәйданны били, шуның 68,8 мең гектары сөрүлек җирләр. 2015 елның алты аенда район буенча 286 млн. 528 мең сумлык авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерелде.

    Саннарга күз салсак

    Районда нигездә, ит-сөт җитештерелә, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар һәм шикәр чөгендере игелә. Районда җаваплылыгы чикләнгән "Ак Барс-Чүпрәле" һәм "П.В.Дементьев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе", җаваплылыгы чикләнгән "Цильна", "АгроТрансПорт", "Ә.Ш.Әбдриев исемендәге Шәйморза авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятьләре, "Низамов" һәм "Бикчуров" кебек крестьян-фермер хуҗалыклары бар. Моннан тыш кырчылык продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүче 41 фермерлык хуҗалыгы һәм "Гаилә ферма"лары эшләп килә. Авыл хуҗалыгында 1350 кеше хезмәт куя.

    2015 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 67 мең гектардан артык мәйданда чәчү үткәрделәр. Шуның 40655 гектарын бөртекле культуралар тәшкил итә.

    Язгы чәчү башланганчы хуҗалыклар элиталы орлыклар кайтардылар. Үткән ел белән чагыштырганда оригиналь сортлы орлыклар алмашу 15 процент булды. Агымдагы елның корылыклы чорын һәм туфракта дым булмауны исәпкә алганда, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 10,4 центнер гына уңыш алу фаразлана.

    2015 елның алты аенда район буенча 286 млн. 528 мең сумлык авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерелде. Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер процентка артык, ягъни бер хезмәткәргә 212 мең сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе туры килә.

    Беренче ярты еллыкта мөгезле эре терлекләрнең баш саны 13991гә җитте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аларның саны 295 башка артты. Район авыл хуҗалыгы җирләренең һәр 100 гектарына терлек саны уртача 19 баш туры килсә, "Цильна" җәмгыятендә ул күрсәткеч 37гә җитте.

    Быелның алты аенда район буенча 11420 тонна сөт җитештерелде (былтыргы белән чагыштырганда артык). Ит җитештерү 858 тонна булды. Акча кереме 2014 елга караганда 112 процентны тәшкил итә. Ашлык сатудан кергән керем 346 процент булды. Бер хезмәткәр 244 мең сумлык товар җитештергән, сөрү җирләренең һәр гектарыннан 4786 сумлык продукция алынган. Узган елның алты ае белән чагыштырганда хезмәт хакы 105 процентка үскән һәм ул уртача 13973 сум булган. "Цильна" җәмгыятендә ул күрсәткеч -25293 сум. Биредә баш белгечләрнең хезмәт хакы-22330, сыер савучыларның-21130, бозау караучыларның- 20500, механизаторлар һәм шоферларның 19510 сумны тәшкил итә.

    Барлык программалар буенча, хуҗалык итүнең кече формасын да кертеп, авыл хуҗалыгын үстерү максатында дәүләттән 139 миллион 144 мең сум ярдәм бирелгән.

    Кышны уңышлы үткәрү өчен

    Мал-туарны уңышлы кышлату һәм продукция алуны тотрыклы итү өчен гомуми күләмдә тупас һәм сусыл азыклардан 25 мең 600 тонна азык берәмлеге әзерләү бурычы куелды. Шул исәптән 7700 тонна печән, 39400 тонна сенаж һәм 47000 тонна силос салу каралды.

    Район буенча 2370 гектарда рапс чәчү планлаштырылды. Әлегә аның 800 гектары чәчелде. "Цильна" һәм "Шәйморза" хуҗалыкларында бу эш яхшы оештырылган. Хуҗалыкларда бүген ферма биналарын төзекләндерү, бигрәк тә ишек-тәрәзәләрне җылыту, черек идән такталарын алмаштыру, суүткәргечләрне тәртипкә китерү, дезинфекция ясау, агарту кебек эшләр дәвам итә. Бу максатка дәүләттән дә ярыйсы гына ярдәм күрсәтелә. "Цильна", җәмгыяте, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы һәм "Низамов" крестьян-фермерлык хуҗалыгы ферма биналарын һәм сенаж траншеяларын ремонтлау өчен шушы программадан файдаланылган.

    Мал-туар асрау белән шөгыльләнергә теләүчеләргә дәүләт әледән-әле ярдәм итүнең яңа алымнарын эзли. Бу хакта Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү министрлыгы сайтында "Фермерларга грантлар һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга субсидияләр" дигән мәгълүмати "тәрәзә"дән укып та танышып була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: