Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә 4000 артык Георгий тасмасы таратылачак

    Республикада "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе старт алды.

    Быел әлеге патриотик акциягә 10 ел тула. 9 майга кадәр туган илебез тарихына хөрмәт белдереп, миллионлаган кешегә тасма өләшенәчәк. Җиңү бәйрәме алдыннан Георгий лентасы белән машиналарны бизәү дә соңгы елларда күркәм традициягә әйләнде.

    -Быел районда "Благодарение" фонды тарафыннан 3000 Георгий тасмасына акча бүлеп биреләчәк. 1000 тасма "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан бушлай кайтарылачак. Моннан тыш, үткән елдан калган тасмаларыбыз да бар. Җиңү бәйрәме алдыннан алар авыл җирлекләре башлыкларына таратылачак. Георгий тасмасын тагу халкыбызның бердәмлеген искәртеп тора,-ди "Бердәм Россия" партиясенең райондагы җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Каюмов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: