Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле территориясендә 3051 гектар урман исәпләнә

    Республикабызда урманнар күп түгел. Алар барлык мәйданның нибары 17 процентын гына тәшкил итә. Унсигезенче гасырларда исә ул күрсәткеч 50 проценттан артык булган. 1030 квадрат километр мәйданлы Чүпрәле территориясендә дә 3051 гектар гына урман исәпләнә. Бу бик аз.

    Куак- агачлар утырту һәр буын кешеләре өчен дә кичектергесез бурычларның берсе булсын иде. Районда күптәннән агачлар утыртылганы юк, дип әйтеп булмый, әлбәттә. Шулай да бу эшкә аерым игътибар итәргә кирәктер. Табигатьнең, сулар һавабызның чисталыгын нәкъ шушы яшел урманнар тәэмин итә дә инде. Әле дә хәтердә, моннан биш- алты ел элек, район сабан туе мәйданына берничә йөз төп төрле куаклар утырткан идек. Күпчелеге аның миләш булгандыр. Шушы вакытта мин дә үз бакчама әлеге әче җимешле куакны "пропискага"алган идем. Хәзер аның биеклеге өч метр чамасы. Ә теге сабан туйдагы куакларның ник берсе калсын. Җитәрлек тәрбия булмау, үз тамакларын үзләре туйдырып йөрүче караучысыз мал- туар, бала- чага шуклыгы аркасында алар тамыр җәеп , үсеп китә алмадылар. Дөрес, соңгы елда гына да куак утырту буенча эшнең шушы кадәр күләмле оештырылганы юк иде әле. Кайбер оешма коллективлары бердәмләшеп үз аллеяларын, паркларын булдыралар. Киләчәк буынга истәлек калдырудан да изге эш бармы икән ул?! Быелгы көз, моңа кадәр күптәннән булмаганча, йомшак. Белгечләр фикеренә караганда, әле агачлар утыртырга бик мөмкин. Димәк, табигать бүләк иткән уңайлыклардан файдаланып калу мәслихәт. Район үзәгендәге элеккеге инкубатор территорясен Иске Чүпрәленең 1 һәм 2 номерлы урта мәктәпләре үзләренең паркы итәргә теләк белдереп дөрес эшләделәр. Шимбә көнгә кадәр анда 100 төп чамасы юкә утыртканнар иде. "Урманнар утырту көне" ндә биредә тагын 200 төп: нарат, имән, чыршы һәм миләш үсентеләре утырттылар. Эшне нәкъ урманчылар кушканча башкардылар, җитәрлек кадәр суны да сиптеләр. "Балаларны куак утыртуда катнаштыру, аларның әйләнә- тирә мохитка булган карашын, табигатькә мөнәсәбәтен үзгәртә",-ди 2 номерлы урта мәктәп директоры Илһам Багаветдинов. "Яшеллек кеше тормышында мөһим роль уйный. Урман - һавада газлар алмашу кебек мөһим процесста актив катнашучы гигант фильтр ул. Урман үсемлекләре һавадан кеше һәм хайваннар бүлеп чыгарган углекислый газны йотып бара һәм аны кислород белән баета. Исәпләүләр күрсәткәнчә, дүрт зур агач бер кешене тәүлек буена җитәрлек кислород белән тәэмин итә икән. Агачларның сәламәтләндерү әһәмияте тагын шунда, алар һаваны тузаннан һәм завод- фабрикалар бүлеп чыгарган зарарлы газлардан чистарталар. Чынлыкта исә урманда тузан булмый. Карама, юкә, сирень агачлары тузанны башкаларга караганда күбрәк йоталар. Куаклар утыртып үзләре турында истәлек калдырырга теләүчеләргә ихлас рәхмәт әйтәсе килә,- ди башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: