Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы ветераннар советы “Сугыш чоры балалары” бәйгесенә нәтиҗә ясый

    Бөек Җиңүнең 72 еллыгы кысаларында район ветераннар советы район мәгариф бүлеге белән берлектә район белем бирү учреждениеләре арасында "Сугыш чоры балалары" дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде.

    Конкурсның максаты яшьләргә патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирүдә ярдәм итүне, мәктәп музейлары фондын авыл тарихы, авылның хезмәтчәннәре турындагы мәгълүматлар белән баетуны күздә тота.

    Райондагы гомуми белем бирү мәктәпләре дә әлеге конкурска бик теләп катнашалар. Бүгенге көндә Иске Шәйморза, Матак, Чуваш Бизнәсе, Татар Шатрашаны, Татар Бизнәсе, Иске Чокалы, Мунчәли, Яңа Уби, Зур Чынлы, Кече Чынлы, Яңа Кәкерле, Городище, Шланга, Чуваш Чүпрәлесе, Түбән Чәке, Марс, Иске Чүпрәле, Алешкин-Саплык, Уби, Зур Аксу, Иске Кәкерле урта мәктәпләреннән 21 эш кабул ителгән.

    Бәйге буенча тапшырылган эшләргә бәя бирү өчен жюри да төзелгән. Жюри составына ветераннардан, район мәгариф бүлегеннән вәкилләр кертелгән. Рөстәм Хәмидуллин җитәкчелегендәге район музейның экскурсияләр буенча методисты Нәфисә Усманованы, ветеран-укытучы, Татарстанның атказанган укытучысы Дания Загрееваны, район мәгариф бүлеге методисты Алена Исхакованы берләштергән жюри "Сугыш чоры балалары" конкурсы буенча тапшырылган эшләргә бәйге критерийлары буенча бәя бирәләр. Бәйге критерийлары буенча исә альбом буларак тупланган эшләрдә авылдагы сугыш чоры балалары турындагы мәгълүмат, ветераннар исемлеге, сугыш чоры балаларының биографияләре, ветераннар белән очрашулар турындагы мәгълүмат, фотоматериаллар, район яисә башка мәгълүмат чараларында бастырылган материаллар тупланган булырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: