Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы майлы культураларга йөз тота

    Кырчылык белән шөгыльләнүче фермерларның еллык эшенә нәтиҗә ясау җыелышында алдагы бурычлар турында да сөйләштеләр. Район башлыгы Александр Шадриков һәм агро идарә белгечләре табигать уңайлыкларына ышанып тормыйча, үсемлекчелектән тотрыклы табыш алуны максат итеп куйдылар.

    Хәзер авыл хуҗалыгында икътисадый яктан отышлы культуралар үстерүгә нык игътибар бирелә. Утырыш башында ук Александр Валерьевич шушы хакта искәртте. Алай гына да түгел киңәшмәгә республикадан да кунаклар чакырылган иде. Беренче сүзне дә майлы культуралар игү белән шактый зур тәҗрибә туплаган "Милагро" җәмгыяте җитәкчесе Рүзәл Әхмәтҗановка бирделәр. Әлеге оешма бөртекле ашлык, авыл хуҗалыгы терлекләре өчен азык культуралары орлыклары сату һәм тагын 37 юнәлештә эш алып бара. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда майлы культуралар - көнбагыш һәм рапс үстерү мәйданнарын күпләп киңәйтү эшләре алып барыла. Югары рентабельлелеге белән аерылып торган әлеге культура корылыкка да бик чыдам икән. Агымдагы елда республикада аларны 220 мең гектарда үстерү планлаштырылса, Чүпрәледә ул мәйданнар өч мең гектардан артыграк булыр дип планлаштырыла.

    Чыннан да аның табышлы культура икәнлеген, былтыр 511 гектарда үстереп, уртача һәр гектардан 19,6 центнер уңыш алган "АгроТрансПорт" җәмгыяте раслады инде. Җәмгыять кассасына кергән барлык акчаның 60 проценты шушы көнбагыштан булды. Рентабельлелек 137 процентны тәшкил итте. Рүзәл Насыйхович сүзләренә караганда, көнбагыш икътисадый яктан отышлы булудан тыш, киләсе елда бу урынга чәчеләчәк культуралар өчен туфрак структурасын яхшырта һәм продуктлылыкны да күтәрә икән. "Көнбагыш мае биржалы товар, доллар курсы ничек тирбәлүгә дә карамастан, ул үзенең кыйммәтен югалтмаячак",- дип ассызыклады район башлыгы. Фермерлар арасында бу культура зур кызыксыну уятты. Кайберләре орлыклар, чәчкечләр һәм суктырып алу техникасын ничек юнәтү юллары белән дә кызыксындылар. Шуны да әйтик, көнбагыш һәр гектардан уртача 16 центнер уңыш биргән очракта да табышлы санала. Фермерлар алдында белгечләр дә чыгыш ясады. Сүз, нигездә, орлыкларның сортларын яхшырту, биопрепаратлар куллану, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү, ашламалар һәм ягулык- майлау материаллары юнәтү, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү һәм икътисадый- финанс чыгымнар тоту турында барды. Машина- трактор паркын яңарту өчен дәүләт тарафыннан субсидияләр бирелүгә дә карамастан, фермерларның кайберләре, бигрәк тә әз сөрү җирләренә ия булучылар, аннан файдалануга ашкынып тормыйлар. Агро идарәнең производство- маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәрипов белдергәнчә, майлы культуралар техникасын кайтарту да 40 х 60 программасына кертелгән. "Чүпрәле агрохимсервис" җәмгыяте җитәкчесе Альберт Низамов әйтүенчә, фермерлар карамагындагы басуларның кайбер участоклары әче туфраклы. Ә аларны "сәламәтләндерү" турында берәү дә кайгыртмый. Безнең Татарстанда известьлаштыру субсидия аша башкарыла. Нигә аннан файдаланмаска? Әйтик, башка өлкәләрдә әлеге бик мөһим агрочараны үз акчалары хисабына булса да эшләргә тырышалар бит югыйсә. Җыелыш ахырында район фермерлары ассоциациясе рәисе дә сайланды. Ике ел дәвамында әлеге вазифаны үтәп килгән Альберт Низамовны үз теләге буенча азат иттеләр һәм Равиль Бикчуров кандидатурасын хуплап бертавыштан ризалык белдерделәр. Равиль Адиевич февраль аенда Мәскәүдә үтәчәк Россия крестьян- фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясенең XXVI съездына делегат булып та барачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: