Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Таныклыкка ия булды

    25 апрельдә Казан шәһәрендә "Ел тәрбиячесе" республика конкурсының йомгаклау өлеше узды.

    Чарага зона этапларында җиңгән 40 кеше "Остаз дәресе" номинациясендә үзләренең авторлык технологияләре, алымнары, иҗади тапкырлыклары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә һөнәри осталык дәрәҗәсен күрсәтте. "Остаз дәресе" нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы 15 тәрбиячесе исеме мәгълүм булды. Алар түгәрәк өстәл эшендә катнашты, анда дискуссия барышынла мәктәпкәчә белемне үстерүнең заманча тенденцияләре турында фикер алышты.

    Конкурсның йомгаклау өлешендә 1 номерлы Иске Чүпрәле "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Дания Фәизова да катнашты. Ул Буа шәһәрендә узган зона этабында җиңү яулаган иде. Тәҗрибәле тәрбияче республика күләмендә балаларны сәламәтләндерү буенча мастер-класс тәкъдим итте. Йомгаклау өлешендә Дания Фәизова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Таныклыгы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: