Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле авыл хуҗалыгына яшь кадрлар кирәк

    Авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерли торган уку йортларында белем алучы студентлар күп, районыбыздан гына да йөзгә якын егет һәм кыз шундый белгечлекләр буенча һөнәр үзләштерә.

    Ел саен агро тармаклар өчен ике меңгә якын белгеч диплом ала. Төрле мәгълүматларга караганда, аларның һәр бишенчесе генә хезмәтен авыл хуҗалыгы белән бәйли. Кадрлар кытлылыгы безнең районда да үзен нык сиздерә. Шушы хакта агро идарәнең кадрлар буенча консультанты Дамир Аббазовка берничә сорау бирдек.

    -Дамир Әмирович, соңгы алты ел корылыкларына да карамастан, игенчелек һәм терлекчелек тармакларында кайбер уңай динамикага ирешелде. Шулай да хәл итәсе проблемаларның иге- чиге юк. Бигрәк тә бүгенге авыл хуҗалыгы алдынгы инновацион технологияләрне һәм яңа инвестиция программаларын гамәлгә ашыруны таләп итә. Аның өчен заманча югары белемгә ия булган белгечләр кирәк. Районда алар белән тәэмин ителеш ничек куелган?

    -Хәзерге вакытта район агро комплексында барлыгы 176 белгеч эшли. Аларның 18 проценты югары һәм калганнары махсус урта белемле. Барлык белгечләрнең 32 проценты хатын- кыз икәнен дә әйтим. 2010 елдан соң районга югары белемле 14 белгеч кайтты. Ни кызганыч, бүгенге көндә аларның алтысы гына районда калды. Әлбәттә, белгечләрнең ни сәбәптән районнан китүе барыбызны да гаҗәпкә сала. Соңгы елларда агро уку йортларына студентларны җәлеп итү һәм уку өчен уңай шартлар тудыру буенча бик күп чаралар күрелә. Хәтерләсәгез, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы өчен квалификацияле белгечләр әзерләүгә игътибарны арттыру максатыннан аграр уку йортлары студентларына өстәмә ун мең сум стипендия түләү турында тәкъдим белән чыккан иде һәм ул Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланды. Министрлар Кабинеты карары нигезендә әлеге стипендиягә Казан дәүләт аграр университетының һәм Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең көндезге бүлегендә укучы I-III курс студентлары дәгъва кыла ала. Өстәмә стипендия түләүдән тыш, аграр уку йортын тәмамлап эшкә кайткан яшь белгечкә башка күп кенә кызыксындыру чаралары да каралган. Әйтик, аңа бер тапкыр 100 мең сум күләмендә "подъемный" акча бирелә, аннан бер ел дәвамында ай саен хезмәт хакына бишәр мең сум өстәп түләнә. Бүгенге көндә күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары алдында "Мәктәпне тәмамлагач, укырга кая барырга?" дигән катлаулы сорау тора. Үзенең киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләге булган яшь кешегә, нигә мондый мөмкинлекләрдән файдаланмаска?! Үткән ел республикада дәүләт торак фонды исәбеннән яшь белгечләрне арендалы фатир белән тәэмин итү программасы эшли башлады. Быел безнең районда да шундый биш йорт төзү планлаштырыла. Билгеләнгән шарт буенча, белгеч шушы фатирда яшәп ун ел авыл хуҗалыгында хезмәт иткән очракта торак аның исеменә түләүсез биреләчәк.

    -Әле күптән түгел генә югары уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу булды. Аның нәтиҗәсе ничек?

    -Анда сигез студент кайткан иде. Барлык укучыларыбызны гомумиләштергәндә бу бик аз, билгеле. Алар арасында бер стипендиатыбыз, булачак инженер- механик, дүртенче курс студенты Марсель Тукаев та бар. Хәзерге вакытта булачак мал табибы Рәмис Шәрәпов "Цильна" җәмгыятендә практика уза. Районда авыл хуҗалыгы кадрларына ихтыяҗ зур. "Низамов А.А." крестьян фермер хуҗалыгына- инженер һәм агроном, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасына- мал табибы һәм ике агроном, "Ә.Ш.Әбдриев исемендәге Шәйморза предприятиесенә"- инженер һәм агроном, "П.В. Дементьев исемендәге агрофирмага"- инженер- автомеханик, өч ветеринария табибы, баш икътисадчы һәм өч агроном кирәк. Яшьләрнең авылдан китүе борчу тудыра. Бүген агропромышленнсть комплексында эшли торган белгечләрнең алты проценты гына 35 яшькә кадәр, ә 16 проценты пенсия яшендә. Кадрлар әзерләү һәм аларны районга кайтару шундый хәлдә дәвам итсә кече Ватаныбызның язмышын күзаллау бер дә кыен түгел.

    -Агротармакларда белгечләр генә түгел, гомумән, гади эшчеләрнең саны да ел саен кими. Моны да өстәсәк, хәлнең никадәрле җитди булуына тагын бер кат инанабыз.

    -Мин сезне аңладым. Район агрокомплексы меңгә якын кешене берләштерүгә дә карамастан (495 кеше - кырчылыкта, 500 кеше терлекчелектә хезмәт куя), утызга якын механизатор һәм сыер савучы җитешми. Дөрес, язгы кыр эшләре чорында районның күп тармаклы техникум укучылары үзләренең хезмәт практикасын хуҗалык басуларында, механизаторлар янында үтәләр. Бу, әлбәттә, ике як өчен дә файдалы. Кадрлар буенча хәл итәсе проблемалар шактый күп булса да, аларның уңышлы хәл ителүенә ирешергә кирәк. Тормыш, яшәеш даими үзгәрә, вакыт агымы әледән-әле көтелмәгән, моңача күрелмәгән яңалыкларын кертеп кенә тора. Җитештерү тармаклары нинди генә заманча технологияләр таләп итмәсен, шул ук игенен дә кеше куллары үстерә, ит-сөт муллыгы өчен дә аның булдыклылыгы таләп ителә. Димәк, без авыл тормышын үз итеп туган туфракта нигез корганбыз икән, бай да, тук та яшәргә хаклыбыз. Моның өчен барыбыз да җаваплы. Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: