Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең Үзәк урамы үзгәрде

Районыбызның Үзәк урамы буйлап атлап барганда: “Бер -ике көн өйдән чыкмыйча торсаң, өченче көнне “әбәзәтелни” берәр төрле үзгәрешкә тап буласың. Кара син, бу район үзәген, танып та булмый бит. Ничек матур иттереп, тагын әллә нәрсәләр өстәп, ясап куйганнар”,-дигәнне ишетеп, борылып карасам, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Рузания апа Хәйбуллова сөйли-сөйли килә икән шулай...

Чыннан да районыбызның Үзәк урамы  танымаслык булып үзгәрде – матурланды, төзекләнде,  тигез, шома брусчаткалар өстеннән генә атлыйбыз хәзер. Яңа гына утыртылган декоратив куаклар, чәчәк клумбалары, зәвык белән эшләнгән эскәмияләр, яктырткычлар – кыскасы, Казанның Бауман урамы бер якта торсын!

Боларның барысы да агымдагы елда “Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы“ кысаларында башкарылды. Исегездәдер,  март аенда  Үзәк урамны төзекләндерү проектына тәкъдимнәр кертү буенча архитекторлар  белән   очрашу узган иде. Үз туган җирләрен яратып, аның киләчәге өчен борчылып яшәүче  райондашларыбыз ул вакыт үз фикерләрен белдерде.  Һәм, менә, фикер-тәкъдимнәрнең барысы да исәпкә алынып, төзекләндерү эшләре барышында алар тормышка да ашырылды. 

Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча Үзәк урамны төзекләндерү эшләре әле киләсе елларда да дәвам итәчәк. Бу турыда безгә район Башкарма комитетының  төзелеш  һәм архитектура бүлегендә белдерделәр.

Реклама

Рузания апаның “тагын әллә нәрсәләр ясап куйганнар”, дигәне исә урамның өске ягында калучы сәхнә ул. Төзүчеләр аны  да  үзенчәлекле итеп, әкәм-төкәм оясы (ракушка) формасында  китереп чыгардылар.  Каршысында гына тамашачылар өчен урыннар да бар.  Быел  Яңа ел  гүзәле  –  төп чыршы да шул территориягә урнаштырылачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе янында да төзекләндерү эшләре башланды.  Биредә территорияне тарихи күзлектән чыгып үзгәртәчәкләр. Ишегалдындагы иске кое калачак, әмма заманча төсмерләр алачак. Шулай ук, яктырткычлар, тротуарлар, эскәмәяләр дә булачак. Бу эшләр бер ай эчендә эшләнер, дип планлаштырыла һәм  болар барысы да җирле бюджет хисабына башкарыла. Тагын нинди үзгәрешләр булачагын, нәрсәләргә сокланасыбызны киләчәктә бергәләп күрербез. Бары тик, илләребез тыныч, дөньяларыбыз имин, сәламәтлекләребез   генә нык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев