Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең яшь талантлары "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең финалында катнашачаклар

26-27 мартта Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Югары Ослан районнарының һәм Чүпрәленең яшь талантлары  Олы Кайбыч  мәдәният йорты сәхнәсендә  осталыкларын күрсәттеләр.

Яшь талантлар: биючеләр, җырчылар, нәфис сүз осталары “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең зона турында чыгыш  ясады.

Бөтен Татарстанны яулаган, меңләгән талантлар үстереп чыгарган, республиканың горурлыгына әйләнгән «Созвездие – Йолдызлык»ка быел 19 нчы мәртәбә уза һәм республикада яшьләр сәясәтенең 25 еллык юбилеена багышлана.  Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе патронаты астында  үткәрелә.

Быелгы фестивальдә “Хореография”  номинациясендә  «Яшьлек» ( җитәкчесе  Ольга Ефремова) һәм «Таң» (җитәкчесе  Лилия  Җамалетдинова) бию ансамбльләре,  төрле яшьтәге “Вокал-соло” номинациясендә   Дилә Мөхетдинова, Ольга Дергунова, Раиля  Ахмедова, Евгения  Синдюкова, Рафаэль Алтынбаев, Айгөл Абязова,Василиса Павлова, Валерия Юманова, Юлиана Михайлова,  «Конферанс» (“Нәфис сүз”) номинациясендә Айгиз Мәхмүтов катнашты. Ләкин һәр бәйгедә дә җиңүче һәм җиңелүче булган кебек, «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә дә барысы да бөтен баскычларны да үтә алмаска мөмкин. Зона турында  уңышлы  чыгыш ясап,, Казан шәһәрендә  узачак финал өлешкә  , Евгения  Синдюкова, Василиса Павлова, Валерия Юманова, Юлиана Михайлова,  Айгиз Мәхмүтов юллама алдылар.

Фестивальнең зона Гала-концертында район башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Балалар иҗатын үстерүгә һәм яшь талантларга ярдәм итүгә зур игътибар биргәне өчен Марат Гафаров “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Кубоы һәм Дипломы белән бүләкләнде.

Хәер,  бернинди дипломант, лауреат исемнәрен алмасаң да, мәртәбәле фестивальдә катнашу да үзе зур дәрәҗә. Чөнки «Созвездие – Йолдызлык» фестивале  Россиядәге иң уңышлы проектларның берсе булып санала. Ул яшь талантларны чын мәгънәсендә канатландыра, алга таба да иҗат дөньясында кайнарга, сәләтләрен үстерергә, иҗади үрләр яулау өчен стимул булып тора, иң талантылыларга исә олы илебезнең олы сәхнәләрен юл ача.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев