Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең дүрт авыл җирлеге откан грант акчасына трактор сатып алган

Авыл җирендә әлеге техника бик кирәк

Матак, Кече Чынлы, Зур Чынлы һәм Борындык авыл җирлекләре җирлек ихтыяҗлары өчен яңа МТЗ-82 тракторлары сатып алган. Бу хакта безгә җирлек башлыклары хәбәр итте.

Авыл җирендә әлеге техника бик кирәк: кышын –урамнарны кардан чистарту, җәен – үлән чабу өчен. Бу җирлекләр быел республика конкурсында грант откан иделәр. Грант күләме 1,5 миллион сум тәшкил итә.

 Исегезгә төшерәбез, ел саен ТР Муниципаль берәмлекләр Советы шәһәр тибындагы бистә нигезендә оештырылган һәм Татарстанның административ үзәкләре булмаган авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү буенча конкурс үткәрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев