Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләрне татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәттеләр

Чара Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында узды.

Бүген район мәдәният йортында чүпрәлеләрне татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча укулар үткәрелде. Чараны Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова, Азат Зарипов, Әлфис Галиуллиннар алып барды. Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов сәламләп, укуларның мөһимлеген билгеләп үтте.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында халык алдында татар телендә чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү үткәрелә.  Әлеге дәресләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге, аның каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, аның рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән үткәрелә. 

 Институт укытучылары чыгыш ясау сәнгате, фикерне дөрес итеп җиткерү, текст язу тәртибе, сөйләм үзенчәлекләре, авазларның дөрес яңгырашы һәм кеше алдында үз-үзеңне тоту, киеренкелектән котылу серләрен сөйләделәр.

Чараның икенче өлешендә мас­тер-класслар узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев