Чүпрәлеләр ярминкәдә өлкәннәрне коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар
Халыкара Өлкәннәр декадасы кысаларында Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды, анда районыбыз авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә катнашты.
Ярминкәдә чүпрәлеләр өлкәннәрне коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Шәһәр халкына киң ассортиментта авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим иттеләр. Барлыгы 8 машина бәрәңге, 3 машина иген, 3 машина шикәр комы, шулай ук яшелчә, сөт, ит, барлыгы сатуга 2,4 млн. сумлык продукция алып барылды. Мәдәният хезмәткәрләре концерт әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев