Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр якташлары, фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Һәр төбәк  үзенең данлыклы шәхесләре белән горурлана.  Безнең районыбыз да  үзенең каләм әһелләре, язучылары, җырчылары, танылган шәхесләре  белән  мәртәбәле.

Шуларның берсе – язучы, фронтовик - шагыйрь,тәрҗемәче,  Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррис (Мөдәррисов).  Исән булса,  2019 елның  1 нче ноябрьдә аңа 100 яшь тулган булыр иде. Әмма, ни кызганыч, ул шушы бер гасыр гомернең яртысын да яшәп кала алмый..

“ Каракитә!

Карап кына китсәм,-

Ач әле син чыгып кыр капкаңны:

Саклый микән әле урамнарың

Аяк эзең Шәрәф шагыйрь дигән,

Мөдәррисе булган бер балаңның?”-  дип яза Г.Сайяр аның турында.

Әлбәттә, саклый, онытмый Шәрәф Мөдәррисен Чүпрәле халкы.  Башка кайбер танылган шәхесләрнеке кебек  аның иҗатына әдәбиятта зур урын бирелмәсә дә, районыбыз мәктәпләрендә, якташ шагыйребез буларак аның шигырьләре тирәнтен өйрәнелә, музейларда тормыш юлы тарихы зур урын алып тора. Моннан тыш, Казан Федераль университетында аның исеме белән мәктәп укучылары арасында  ел саен тәрҗемәчеләр бәйгесе уздырыла. Ник дигәндә, Шәрәф Мөдәррис татар шигъриятендә сонет  җанрына нигез салучы булып тора.  Район үзәгендәге Язучылар аллесында да аның бюсты беренчеләрдән булып урын алды.

Аның исеме туган авылы Каракитәдә дә һич онытылганы юк. Авыл клубы, авыл урамы Шәрәф Мөдәррис исемен йөртә. 100 еллыгы уңаенан да районыбыз халкы якташыбызның  юбилеен горурланып искә алып, олылап үкәрде.

Фронтовик-шагыйрьнең якты истәлеген данлап,  Казан шәһәреннән дә кызы Әлфия ханым Мөдәррисова-Минһаҗева, оныгы Рөстәм Мөдәррисов гаиләсе, шулай ук, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча рәис урынбасары, шулай ук, якташыбыз, Мунчәли авылы егете Рәмис Әймәт җитәкчнелегендә халык шагыйре Зиннур Мансуров, язучы Марат Әмирханов, шагыйрь Йолдыз Шәрапова, танылган педагог Инсаф Абдулла һәм КФУ һәм Укытучыларның белемен күтәрү институты галимнәре кайтты.

Язучының бер гасырлык юбилеен бәйрәм итү тантанасы район мәдәният йорты каршындагы Язучылар Аллеясындагы  аның бстына  чәчәкләр салу белән башланды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов район башлыгы Марат Гафаров исеменнән кайткан кунакларны олылап, рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать  итте. Чүпрәле халкының  Шәрәф Мөдәррис белән  горурлануын,  аның  язучы да,   якты тормыш өчен фронтта көрәшкән якташыбыз буларак хәтерләрдә саклануын билгеләп үтте.

Рәмис Аймәт:

-Шәрәф Мөдәррис – ул безнең татар әдәбияты тарихында  Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш кебек бөек шәхесләребез белән янәшәдә атлаучы һәм аның шәхесе дә иҗаты да бер югарлыкта  өйрәнелергә тиешле олуг әдипләребезнең берсе. Мин аның истәлекләре белән күп таныштым һәм аның каләмдәшләре һәрвакытта да  Шәрәф Мөдәррисне  гадел, намуслы, эчендәге тышында булган  ихлас күңелле шәхес  буларак искә алалар, шуңа аның иҗаты да ихлас иҗат.  Аның шагыйрь буларак өлгергәнлек чоры сугыш елларында, фронтта үтә. Кызганыч, ул безнең арабыздан иртә китеп барды.  Әмма үзеннән соң якты эзен, иҗатын мирас итеп калдырды.  Аның исемен укучыларыбызга кайтарасы, аны тагын да танытасы иде. Бүгенге чара да аның иҗади гомерен озайту ул, - дип  Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтару юнәлешендәге эш өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Татар зыялылары Шәрәф Мөдәрриснең  яшь  буынны милләт җанлы булып тәрбияләүдәге, телебез сагындагы бәһасез  эшен югары бәяләп, аның район үзәгендә һәйкәл булып басар өчен бөтен яктан да лаек булуын әйтеп үттеләр.

Чара район китапханәчеләре, Иске Чүпрәле күппрофилле лицей укучылары белән берлектә шагыйрьнең кыскача тормыш юлы, иҗаты турында таныштыру, шигырьләрен сөйләү белән дәвам итте.

Шәрәф Мөдәрриснең 100 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән төп чаралар аның туган авылы –Түбән Каракитәдә  дәвам итте.

Марс урта мәктәбе  коллективы  язучының бер гасырлык бәйрәмен төбәкара фәнни-гамәли конференция форматында билгеләп үтте.

Мәктәп ишекләрен ачып кергә үк, кунакларга шагыйрь нең балачагын,үсмер, шагыйрь буларак җитлеккән елларын тасвирлаган театраль  күренеш тәкъдим ителде. Марс урта мәктәбе укытучылары, укучылары язучының тормыш юлын, иҗатын үз эченә алган бай эчтәлекле фото, китап күргәзмәсе дә оештырганнар. Биредә аның хәтта, 1937 елда нәшер ителгән латин телендәге китапларын да күрергә мөмкин булды.

Конференция  эшләре исә  дүрт номинациягә бүленде– "Шәрәф Мөдәррис әсәрләре - рәсемнәрдә", "Шәрәф Мөдәррис әсәрләрен сәнгатьле уку", "Чит ил әдипләренең танылган әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү", "Шәрәф Мөдәрриснең тормыш юлы һәм иҗаты".

Конференциядә уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулаган укучылар  Шәрәф Мөдәррис исемен йөрткән Түбән Каракитә авылы клубында үткән иҗади кичә кысаларында бүләкләнделәр. Жюри әгъзалары укучыларның  әзерлекле булуын билгеләп узды. Аларның һәркайсына Дипломнар тапшырды.

Иҗади кичә атмосферасы бөек язучы турында җылы хатирәләр белән баетылды.  Әлеге чара күбрәк якын кешеләрнең,  туганнарының җылы очрашуын  хәтерләтте.

 Берәүләр аның кешелеклелек сыйфатлары турында сөйләсә, икенчеләре аны үз эшенең остасы буларак характерлады. Рәмис Әймәт  Шәрәф Мөдәрриснең  яңа гына нәшер ителгән әсәрләр җыентыгын тәкъдир итте.

“Халыкны рухи биеклектә тотар өчен зур шәхесләр кирәк. Асыл затлары күбрәк булган халыкның тарихы да тирән була. Андый шәхесләр безне гел алга өндәрләр. Шәрәф Мөдәррис шундыйлардан иде ”, - диде халык шагыйре Зиннур Мансуров.

Аерым бер дулканлыну хисе белән шагыйрьнең кызы Әлфия ханым чыгыш ясады.

-Әтидән без, өч бала бик яшьли ятим калсак та, аның елмаюын, якты йөзен хәтерлим мин. Ул безнең өчен һәрвакыт өлге булып торды. Үсә төшкәч, шигырьләренең мәгънәсен тагын да аңлап укый идек. Иртә китте шул, бик иртә. Иҗаты да тәмамланмаган килеш калды. Мин чүпрәлеләрне якташларым дип саныйм. Чөнки бала- чакта без Каракитәгә кайтып йөри идек, чүпрәлеләр дә безгә бик еш кына кунакка барлар иде.  Аның исемен  онытмыйсыз, данлыйсыз, -дип гаиләләре исеменнән олы рәхмәтләрен белдерде ул.

Авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ  Җамалетдинов Шәрәф Мөдәрриснең клуб төзетүдә башлап йөрүен искә алды. Беренче төзелгән агач клубка да аның исеме шушы максаттан чыгып бирелүен әйтеп үтте. Агач клуб янганнан соң, яңасы төзелә. Авыл халкы бу юлысы да  тарихка тугрылыклы калып, анны Шәрәф Мөдәррис исеме белән бәйли.

Иҗади кичә район мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды. Кульминация ноктасы итеп, Шәрәф Мөдәррис язган сүзләргә  Чүпрәле җыры башкарылды.

 

Кыскача тормыш юлы  

Ш. Мөдәрриснең сикәлтәле мәктәп һәм яшьлек еллары турында искә алганда күңелдә кызгану,борчылу, кайгыру һәм аның үткәненә соклану, горурлану хисләре туа.  Алар өч бала әтиләре Хасиятулладан ятим калып, әниләре  Бикә апа тарафыннан тәрбия күреп үсәләр.

Бик авыр шартларда Шәрәф авылның башлангыч  мәктәбен уңышлы тәмамлап,  5 сыйныфка  күрше Мунчәли җидееллык мәктәбенә укырга керә. Әлеге мәктәптә уку чоры Ш.Мөдәррис өчен каты сынау һәм шигырьләр яза башлау еллары булып санала. Мәктәптә “Алмашка “ исемле стена газетасы чыгаруда турыдан-туры катнаша, аның редакторы була.Шунда аның беренче шигырьләре чыгарыла,яхшыракларын “Коммунар”, бүгенге “Туган як” район газетасына да тәкъдим итә.

ФОТОГАЛЕРЕЯ 

Казан чоры тормышы да Ш.Мөдәрриснең бик катлаулы була. Башта ул 1935-1938 елларда рабфакта укый.1937 елда  18 яшьлек комсомол егетнең “Үскәндә” исемле беренче шигырьләр җыентыгы чыга. Шушы елларда әтисенең якын туганы бер гаепсезгә репрессиягә эләгә. Шәрәф өчен тагын кайгы-хәсрәт була, аны рабфактан чыгаралар. Шулай да ул өметсезлеккә бирелми, иҗади  эшен дәвам итә.

1941 елның язында Ш.Мөдәррис армия сафларына алына.Сугыш  башланганда ул Белоруссиядә чик буенча хезмәт итә. Чигенүләр белән Смоленск  янында барган бәрелешләрдә яралана.

1942 елның җәендә ул кабат сугышка керә. Сугыш елларында  Шәрәф Мөдәрриснең иҗаты  аеруча активлаша. “Ватан өчен”,”Фронт хакыйкате”, “Җиңү байрагы” исемле фронт газеталарында әдәби хезмәткәр һәм корректор була. Ул шигырьләр, поэмалар,хикәяләр,очерклар, сатирик һәм юмористик әсәрләр яза. 

Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып, ул сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. Бер үк вакытта ул үзен оста, төптән уйлаучы тәрҗемәче итеп тә таныта.  Аның инглиз теленнән тәрҗемә иткән Шекспир сонетлары, «Король Ричард III» трагедиясе, Байрон, Шелли шигырьләре, немецчадан Гейне шигырьләреннән үрнәкләр, Пушкин, Некрасов, Шевченко кебек бөек шагыйрьләрнең аерым әсәрләре дөнья  күрә.

 Ш.Мөдәррис  чуваш язучысы К.В.Иванов һәм башкаларның әсәрләрен,татарчага тәрҗемә итә. 1941 нче елда аның тәрҗемәсендә чуваш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы “Нарспи” поэмасы басылып чыга.

Чит тел, чит культуралар аны һәрвакыт кызыксындыра. Инглиз һәм немец телләрен яхшы белә, чуваш телен үзләштерә. Гарәп теленнән гаять грамоталы булуы өстенә, латин телен дә өйрәнә, татарча да, русча да яза. Сугышның беренче көннәрендә кулына бер немец листовкасы килеп эләккәч, бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, бу телне өйрәнергә керешә һәм берничә айдан немецчадан тәрҗемә дә итә башлый.  Үзбәк, казах, чуваш, украин һәм башка тугандаш халык телләрен белә. 

Шәрәф Мөдәррис балаларны бик яраткан. Аның балалар өчен язылган китаплары да шактый.

Җиңү көнен ул Берлинда каршы ала.  Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. 1946 елны армиядән кайта.

Сугыштан соң ул үзенең иҗат активлыгын тагын да арттыра. Казанга кайтып төрле газета редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда ул Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. 1946 елдан СССР язучылар союзы әгъзасы була.

Үз куллары белән өй җитештереп,шунда балалар язучысы Ләбибә Ихсанова белән гаилә кора. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Әлфия, кызганыч, уллары Әнвәр, Әнәс инде якты дөнья белән хушлашканнар.

Каләмнең серле көчен тоеп яшәгән шагыйрьнең генә гомере кыска була: 44 яшен дә тутырып өлгермәгән килеш, 1963 елның 28 апреленда дөньядан китеп бара.

Аның якты эзе  булып туган җиргә мәхәббәте, шигырь-хикәяләре кала. Аның әсәрләрендә сугыш, туган җир, туган авыл, дуслык темалары яктыртыла. Бигрәк тә туган як табигатенең чиксез гүзәллеге, матурлыгы күзгә ташлана.

Ул үзенең “Туган авыл” шигырендә:

“...Яратам мин ясмык, бодайларын,

Күгәрченен тавык-чебиен;

Келәт янына яткан бозауларын,

Бозау янына яткан песиен.

Матчасында – минем бишегемнең

Ыргак башлы тутык кадагы;

Бакчасында -  тәүге шигыремнең

Үрләп үскән тәүге сабагы.

Бөтен җаным,бөтен күңелемнән

Туган – үскән җирем яратам.

Эх, тиз микән таныш күперемнән       

Керер көнем шунда яңадан?” (1944 ел).

 

Шәрәф Мөдәррис  үзенең бөтен гомере, яшәү рәвеше, иҗаты белән татар әдәбияты тарихында мактаулы һәм үзенчәлекле урын били.

Белмәдем

Алсу канга катты шинелькәем,
Нинди-нинди утка кермәдем!
Ә мәхәббәт сугыш ялкыныннан
Кайнар икән, шуны белмәдем...

Шуыша-шуыша пуля асларыннан,
Нинди-нинди тауга менмәдем!
Ә мәхәббәт таудан йөз мәртәбә
Биек икән, шуны белмәдем...

Көйгә салып йөрәк моңнарымны,
Нинди-нинди җырлар тезмәдем, —
Гыйшык тоту аннан мең мәртәбә
Кыен икән, шуны белмәдем.

Яраттым мин шуклык-шаянлыкны,
Күпме уйнап, күпме көлмәдем, —
Үзең сөеп, үзең сөелмәсәң,
Читен икән, шуны белмәдем.

Яраттым мин хаклык, дөреслекне,
Ялган белән сүзем төрмәдем, —
Сөйгән ярың боздай суык булса,
Авыр икән, шуны белмәдем.

Күпме янып, күпме кичермәдем,
Хыялланып күпме йөрмәдем, —
Тик аннан да матур, сөйкемлерәк
Яр бар икән, шуны белмәдем...

 

Якты хатирә

Киндер күлмәк иде өстемдә,

Ертык капчык иде аркамда,-

Килеп төштем таңгы Казанга,

Ярты шәһәр йоклап ятканда.

Мең тугыз йөз утыз бишенче...

Сентябрьнең тәүге атнасы...

Басулардан килгән малайга

Казан, Казан, ишек ачсачы!

Ташлаттырып авылым җылысын,

Суырып кына алыр, ахрысы...

Реклама

...Витринада, гәзит өстендә

Уйнап тора кояш яктысы...

Акрын гына киләм, төбәләм,

«Татарстан», соңгы саныңа,

Фатих Хөсни язган мәкаләң

Кинәт шунда күзгә чалына.

Нидер сукты кинәт йөрәккә,

Китә яздым шунда егылып:

Чагылдырды күзне яктылык,

Килеп бәрде җанга җылылык!

«Татарстан» мине сәламли.

Карыйм кабат, укыйм яңадан.

Шушы таңда нурлы Казанда

Кабат тудым төсле анадан.

Укыйм тагын: «Нәни җырчылар».

Бәреп тора күзгә исемем...

Куеп шулай мактау канатын,

Ачтың миңа, Казан, ишегең!

Кояш нуры - гәзит битендә,

Гәзит нуры - минем исмемдә.

Ертык капчык иде аркамда,

Киндер күлмәк иде өстемдә...

1958.

 

Гашыйк картка

Илле яшьтән уздың, тик һаман да

«Кыз», «кыз» диеп шигырь язасың;

«Чәчең, күзең, кашың гүзәл» дисең,

Гыйшык тотып, һаман азасың.

«Кыз», «кыз» диеп һаман, тешең кысып

Көлдерәсең инде улыңны!

Әнкәсенә кайчан багышладың

Ичмасам бер шигырь юлыңны?

Үләрсең син, ахры, «гыж», «гыж» диеп.

Кызда булгач һаман хыялың.

«Хатыным» дип язсаң, шигърияткә

Тиярмени берәр зыяның?

Ерактагы алсу алмаларга

Нигә, җаным, күзең алдана?

Син шигырь яз үзең көн дә, көн дә

Күрә торган гади алмаңа!

Күзең төбәп ерак йолдызларга,

Җыр тезәсең дөньяң онытып.

Үзең тордың хатын учагында

Гомер буе кулың җылытып.

Автоматың әлегә төзек икән,

Соңгы караң багла тик аңа!

«Кыз», «кыз» диеп һаман тилергәнче,

«Хатыным» дип яз соң, дивана!

1961.

 

Тукай

Әй Тукай, ил һәм гасырда

ялкының янган Тукай;

Ай-кояштан, хөррияттән

яктылык алган Тукай!

Шигъриятең турылардан

турырак бер юл табып,

Караңгы төн караңгысын

яшендәй ярган Тукай!

Булып әнкәң - иркен ватан,

бәхеткә хаклы ватан, -

Шунда шифаң, таңгы чыгың,

яңгырың яуган Тукай!

Үлмәгән, тик горур очкан

мәһабәт лачын сыман,

Бер минутка тауга кунып,

канатын япкан Тукай!

Ил белән бергә үлемсез,

яшәүчән бер ир булып,

Тик ял иткән, йокымсырап,

уйланып яткан Тукай!

Үлемсезлек, бөеклекнең

ачкычын алган Тукай,

Әй Тукай, ил һәм гасырда

ялкының янган Тукай!

1946.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев