Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәлеләр "Үлемсез полк" акциясенә кушылды

    ​​​​​​​«Үлемсез полк» акциясе - 9 май бәйрәменә күркәм төс өстәүче традицияләренең берсенә әверелде.

    Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга. Әлеге акциягә беренче тапкыр старт Томск шәһәрендә бирелгән иде. Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелгән әлеге акциягә чүпрәлеләр дә ел саен бик теләп кушыла.

    Быелгы чарада да район башлыгы Марат Гафаров, җитәкчеләр, оешма-предприятие хезмәткәрләре, яшьләр, мәктәп укучылары кулларына Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабаларын, якыннарын  тотып, Сәйфихан Нәфиев урамы буйлап, район үзәгенә-Мәңгелек ут янына юл алдылар.  Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз олы бәйрәм көнендә әнә шул рәвешле исәннәр белән бергә "сафка басты".

    Сугыш, аның афәте һәр гаилә, һәр кеше язмышында үз эзен салган. “Үлемсез полк” йөреше район үзәгендәге Мәңгелек ут янында тукталгач, ул елларны хәтерләрендә Мария Артемьева, сугыш чоры баласы Азат Садиев яңарттылар. Яшь буын вәкиле Тимур Хәлиуллов бабасы белән горурлануын сөйләде. Чара ахырында акциядә катнашучылар бердәм булып “Җиңү көне” җырын башкардылар.

    Әйе, Һәр портрет - үзе бер тарих, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер. Ә "Үлемсез полк» акциясе Геройлар турында истәлекләрне саклап калырга ярдәм итәчәк. Бу фотосурәтләрдәге райондашларыбыз да  безнең күңелләрдә әнә шулай мәңге калырлар. Батырлар – үлемсез...

    ФОТОЛЕНТА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: