Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлеләр коррупция фактлары турында «Кайнар линия»гә шалтыра ала

    Шулай ук, Чүпрәле районы территориясендә 23 «Ышаныч тартмасы» урнаштырылган

    Коррупцион күренешләрне бетерү һәм хокук бозулар кылуга китерә торган сәбәпләрне булдырмау буенча үз вакытында чаралар күрү максатыннан Чүпрәледә «Кайнар линия» телефоны эшли. Коррупцион күренешләр турында мәгълүмат гражданнардан 8(843-75) 2-20-17 телефоны буенча кабул ителә.

    Шулай ук гражданнар кирәкле мәгълүматны "Ышаныч тартмалары" ярдәмендә дә хәбәр итә алалар.  Чүпрәле районы территориясендә 23 «Ышаныч тартмасы» урнаштырылган, Алар район Башкарма комитеты, күпфункцияле үзәк бинасында, прокуратурада, эчке эшләр бүлегендә һәм районның барлык авыл җирлекләрендә бар. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: