Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәлеләр этнографик диктант яздылар

    Халыклар бердәмлеге көне алдыннан  чүпрәлеләр  "Зур этнографик диктант" Бөтенроссия акциясенә кушылды.  Быел ул  “Халыклар күп- ил бер”   девизы астында узды.

     

    Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләре,  тарихы хакында белем дәрәҗәсен ачыклау максатын күз алдында тоткан әлеге диктант быел дүртенче тапкыр үткәрелде.

    Районда  диктантны үткәрү мәйданчыгы итеп, 1 номерлы Иске  Чүпрәле урта мәктәбе  сайланды. Тестта гадәттәгечә 30 сорау булды. Аларның 20се-барлык төбәкләр өчен дә бертөрле, калганнары һәр өлкә өчен уникаль.  Җаваплар язу өчен  45 минут вакыт бирелде.

    — Безнең ил күп милләтле. Районыбызда  яшәүчеләрне  дә ике төп милләт:  татарлар һәм чувашлар тәшкил итә. Милләтләр бер- берсенең мәдәниятен, тарихын  күбрәк  белгән  саен, безнең бердәмлек тә ныграк булачак, - дип билгеләп үтте акциядә катнашучы, Яңа Элмәле авылы ветераннар советы рәисе Геннадий Карсаков.

    Тестларны волонтерлар тикшерәчәк. Этнографик диктантның дөрес җавапларын ноябрь урталарында милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык сайтында бастырачаклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: