Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәлелеләр “Урманнар утырту” акциясенә кушылды

    4 октябрь көнне “Урманнар утырту” акциясенә чүпрәлелеләр дә бердәм кушылды. Район үзәгендәге оешма һәм предприятиеләрдә эшләүче хезмәт коллективлары акциядә бик теләп катнаштылар.

     

    Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамовның әйтүенә караганда, ул көнне Сабантуй үтәсе мәйданга керү юлындагы болынлыкка, район үзәгендәге Низаметдинов урамы буендагы аллеяга, райондагы Промпарк территориясенә 5000нән артык төп нарат һәм чыршы, 150 төп имән үсентеләре утыртылды.

    Көннең икенче яртысында башланган эш кичке якка тәмамланды да инде. Райондагы төрле оешма һәм предприятиеләрдә хезмәт куючы ир-егетләр һәм хатын-кызлар бер генә минут вакытны да бушка үткәрмичә, җитез эшләделәр: кемдер җир казыса, икенчеләре үсентеләрне китереп торды, өченчеләре исә аларны җирдәге чокырларга утыртып та куйды. “Фламинго” җәмгыяте карамагындагы янгын сүндерү машинасы исә үсентеләргә сибү өчен су китерде.

    Безнең республикада, шул исәптән, безнең районда да урманнар күп түгел. Чүпрәле территориясендә дә 3051 гектар гына урман исәпләнә. Бу, әлбәттә, күп түгел. Шуңа да район территориясендә утыртылган һәр төп агач кадерле булырга һәм күз карасыдай сакланырга тиеш.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: