Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледән үзмәшгуль Лилия Шәкурова: "Рәхәтләнеп эшлим!"

    Һөнәри керемгә яки үзмәшгульләргә салым Татарстанда быелның январеннан барлыкка килде. Әлеге салым  режимына республикада яшәүче 32 мең кеше күчкән. Шул исәптән, безнең районның 419 кешесе. Салым режимы Татарстаннан тыш Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә тест рәвешендә эшли.

    Искә төшереп китәбез, үзмәшгуль юридик затлар белән эшләгән очракта кеременең 6 процентын түли һәм 2 процент күләмендә салым вычеты ала, әмма ул сумма 10 меңнән артык була алмый. Әгәр үзмәшгуль физик затлар белән эшли икән, ул кеременең 4 процентын түли, 1 проценты вычет рәвешендә кире кайтарыла.

    Үзмәшгуль булып теркәлүнең өстенлекле яклары бик күп. Хәзер бит, барыбызга да билгеле, хезмәт күрсәтүнең төрле төрләре белән бик күп кеше шөгыльләнә. Өендә җитештергән продукциясен сатуга чыгара. Базарда да, мәсәлән, кемнәр генә һәм ниләр генә сатучылар юк. Кишер-суганнан алып сыер һәм атка кадәр. Шәхси эшмәкәр булып теркәлмәгән, ә шулай да өйдә пешергән тәм-томын саткан, я булмаса тегү белән шөгыльләнгән, өйләргә барып вак-төяк ремонт ясап биргән һәм башка шундый кешеләрнең башына юк-юк та: “Миңа салым службасы, я булмаса башка контрольлек итүче оешмалар бәйләнмәс микән” дигән уй килә торгандыр. Үзмәшгуль булып теркәлү менә шундый очракларда тыныч булырга, бернинди шик-шөбһәсез булдыралган эшең белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә дә инде.

    –Һәм шунысы– иң әйбәт ягы бу үзмәшгульлек булып теркәлүнең, -ди Лилия Шәкүрова да.

    Лилия пироглар, тортлар, кондитер эшләнмәләре әзерләп сата.

    –Үзмәшгуль булгач мин моны беркемнән дә шикләнмичә, рәсми төстә эшли алам. Беркем дә мине эшмәкәрлек эшчәнлеге белән законсыз рәвештә шөгыльләнә дип әйтә алмый. Бәйләнергә бер сәбәп тә юк – чөнки барысы да гадел һәм рәсми, - дип сөйләде үзмәшгүль булып теркәлүнең өстенлекләре турында Лилия Шәкурова.

    Элеккедән үк камыр эшләнмәләре әзерләү өлкәсендә уңганлыгы белән аерылып торган Лилия баштарак бизнес белән шөгыльләнергә планлаштырмаган да. Гаиләсе өчен генә төрле кулинар тәм-томнар әзерләгән. Күрше-күлән, туган-тумачага исә ул пешергән ризыклар бик ошаган. Һәм алар аңа төрле бәйрәмнәр уздырганда заказ бирә башлаган. Беркүпмедән соң ханым аларны сату турында уйлана башлаган. Нәкъ шушы вакытта ул яңа салым режимы турында ишетә һәм аннан файдаланырга була.

    –“Минем салым” кушымтасы аша теркәлдем һәм хәзер инде минем бу эш белән шөгыльләнүемне бик күпләр белә, заказларым да күбәйде, -ди Лилия Шәкурова. –Бер яктан хобби да инде бу минем өчен, икенче яктан табыш та китерә. Эшләгән эшең башкалар күңеленә хуш килгәндә, үзеңә җан рәхәте биргәндә нигә шөгыльләнмәскә соң?! -ди ул. Без дә аңа бизнесында уңышлар телибез.

    Һәм тагын да шундый эшләр белән шөгыльләнгән, әмма әлегә узмәшгуль булып теркәлергә җитешә алмаганнар игътибарына заказчылардан турыдан-туры акча алганда, тик хезмәт килешүе буенча хезмәткәрләр ялламыйча эш итү очрагында, яңа салым режимын сайлап булу турында җиткерәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: