Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы

    Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы

    Шөгыль

    Учак каршында, утын ялкыны белән кызарып, күмер өстендә кабарып пешкән коймакларны хәтерлисезме? Каз өмәсе вакытларында каз мае белән майланган коймакларны... Бигрәк тәмле иде бит, әйеме?!

    Дөрес, хәзер дә Ураза, Корбан кебек олы бәйрәмнәрдә коймак – табын түрендә. Әмма учак алдында, утын күмерләре өстендә пешкән коймак –ул бит бөтенләй башка төрле.

    90нчы елларда авыл йортларына газ керү шатлыгыннан күпләр ап-ак  итеп акшарлаган дәү-дәү мичләрен шундук сүтеп аттылар. Өйләр иркенәеп калды. Тик менә күңелләргә ятышлы, табада күмерләре белән бергә пешүче коймаклар, күкрәккә терәп кисә торган зур түгәрәк икмәкләр дә балачак, ә кемнәр өчендер яшьлек хәтирәсе булып калды шул.  Шулай да, тормышыбызда онытылып барган традицияләрне яңартып яшәүчеләр, аны кәсеп итүчеләр дә юк түгел. Тумышлары белән Каракитә авылыннан булган Резидә һәм Тәлгать Алтынбаевлар, шундыйлардан. Яшь кенә булсалар да, Иске Чүпрәледә төпләнеп, үз нигезләрен  булдырганда  элеккеге утын белән ягыла торган мичне дә чыгарттырганнар алар. Әлеге уй гаилә башлыгы Тәлгатьнең күңеленә килә.

    – Икебез дә авыл балалары бит. Иремнең әнисе пешергән кебек  мич ризыклары ашыйсы килде. Мичне чыгару өчен дә авылдан махсус мич остасы Сабирҗан абыйны чакырттык. Дөрес, һәркөн камыр әйберләре, мич ризыклары пешереп торып булмый, анысы. Дәүләт эшенә барасы, йорттагы мал-туарны карыйсы бар, дигәндәй. Мичне кабызып җибәрү өчен ял көннәрен көтеп алабыз, - ди Резидә.

    Соңгы вакытта исә Алтынбаевлар олы мичне ешрак коймак пешерү өчен куллана башлаган. Моңа әтиләренең үлеме сәбәпче булган. Татарда бит мәетне күмгәннән соң, аның мәҗлесләрендә беренчеләрдән булып өстәлгә коймак чыгаралар. Шуңа Резидә дә  әтисенә хөрмәт йөзеннән мул иттереп мич коймагы пешергән. Аннан туганнарында, күршеләрендә мәет булган – дөнья йорты бит буш тормый. Ә бүгенге көндә инде Резидәгә авыллардан да, район үзәгеннән дә мич коймагы пешерүен сорап килә башлаганнар. Ул пешергән мич коймагын, хәтта, Казанга да алып китәләр икән.

    –Коймакны әни бик тәмле итеп пешерә безнең. Үзем дә аннан өйрәнеп үстем, рецептын да әнидән алдым. Шуны гына әйтә алам: камырны әзерләгәч, җылы урында тотарга кирәк. Чемердәп, күперә башлый ул. Коймак камыры белән сак эш итәм, ул утырып та китәргә мөмкин. Иң мөһиме, һәр эшне бисмилла дип башлау мәслихәт,-ди хуҗабикә.

    Мичне кыздыруның да үз серләре бар икән. Коймак пешерү өчен каен утыны куллану хәерлерәк. Мич тә тиз кыза, коймак өсте дә әйбәт килә, ди.

    Резидә Алтынбаевадан мич коймагы рецепты:

    Бер литр җылы сөткә бераз кайнаган су кушабыз (сөт җылымса булырга тиеш), шуңа 2 йомырка, 4-6 аш кашыгы шикәр комы, 2 чәй кашыгы  тоз, 6-8  аш кашыгы май,  40 г. чүпрә, кирәгенчә он кушып болгатып, коймак камыры ясыйбыз.  Камырны җылы урынга куябыз. Тиз кирәк булса, икенче бер савыттагы җылы суга утыртырга була. Камыр өскә күпереп менүгә, кызган табада пешерә башлыйбыз.

    Бер мөһим сере бар: савыттагы камырны пешерер алдыннан болгатасы түгел!

    Соңыннан коймакларны ак май белән майлыйбыз.

    Үз бәйрәме бар

    5 март – Халыкара коймак көне буларак билгеләп үтелә икән.  Әлеге бәйрәмнең 70 еллык тарихы да бар инде. Башлангычны ул Американың Канзас штатында ала. Шул ук вакытта Англиядә бәйрәм ителә башлавына инде 1,5 мең ел ди.

    Легендага ышансак, 1445 елда, Англиянең Олни шәһәрендә пост (христианнарның уразасы) вакыты булуга карамастан, чиркәүдә хезмәт итүче бер хатын-кыз коймак пешерергә тотына. Кисәк яңгыраган кыңгырау чыңы аны сискәндереп җибәрә. Хатын моны “өстән төшкән” билге дип кабул итә һәм табасын күтәргән килеш чиркәүгә гөнаһларыннан “арынырга” йөгерә. Йөгергәндә коймагын табасында әйләндерә-әйләндерә бара, ди.

    Әлеге сәер һәм шаян вакыйга шул дәрәҗәдә популярга әйләнә ки, хәтта матур традициягә әверелә. Бәйрәм аларда бүген дә яши. Җирле халык бу көнне коймак тотып йөгерә.

    Лондонда коймак салынган табаларны тотып бүгенге көндә балалар да ярыша. Конкурс шартлары буенча, табадагы коймакны йөгереп барганда  булдыра алганча күбрәк сикертеп әйләндерергә кирәк. Ә бәйгегә старт иртәнге 11 сәгатьтә (беренче кыңгырау чыңы яңгыраганда) бирелә.

    Ә татарлар коймак көнен уздырып тормый. Аның каравы, коймакны елның теләсә көнендә бик яратып пешерәләр һәм тәмле итеп  ашыйлар алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: