Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледән Әмир хәзрәт Аббазов Казанга ифтар мәҗлесенә барачак

    Ифтар мәҗлесе, бүген 7 май көнне узачак.

    Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Бөек Ватан сугышы ветераннары  һәм шушы дәһшәтле елларда тылда хезмәт куйган өлкән буын кешеләре -тыл хезмәтчәннәре өчен  "Туган авылым" комплексында  ифтар мәҗлесе оештыра.  

    Әлеге ифтар мәҗлесенә Чүпрәледән -Иске Чүпрәле авыл мәчетенең имамы -  Әмир хәзрәт Аббазов барачак.

    Әмир Сәфиулла улы  1932 нче елның 21 нче августында туган.  “1941-1945нче  елларда Бөек Ватан сугышында  фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: