Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша

    Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.

    Бүген, 25 декабрьдә Казан шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында балалар өчен Яңа ел бәйрәме уза.

    Чарада Чүпрәледән 26 бала катнаша.  Алар - уку отличниклары, олимпиадаларда, конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр. Шулай ук, бәйрәмгә ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар да чакырылган.

    Гомумән, бүген Президент чыршысында 8000нән артык бала катнаша. 

    Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.

    Бәйрәмдә барлык балалар да татлы бүләкләр алачак, ә иң мөһиме-онытылмаслык Яңа ел әкияте дөньясында булачаклар. .

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: