Туган Як
  • Рус Тат
  • “Ак калфак” оешмасының Чүпрәледәге рәисе Гөлфия Яфизовага “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” Күкрәк билгесе тапшырылды

    18-19 апрель көннәрендә  Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды. 

    Съезд Габдулла Бубыйның “Милләтнең нигезе – гаилә. Гаиләнең нигезе – хатын!” – дигән шигарь астында узды. Съезда катнашучылар  башкаладагы балалар бакчаларындагы  укыту системасының, милли тәрбиянең, гореф-гадәтләрнең ничек саклануы белән танышты.

    Башкортстаннан,  Кытайдан, Австралиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан һәм Россия төбәкләреннән килгән вәкилләр арасында съезд эшендә “Ак калфак” оешмасының райондагы рәисе Гөлфия Яфизова да катнашты. Чара кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе  Васил Шәйхразиев милли үзаң формалаштыруда, гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны киләчәк буынга тапшыруга һәм телебезне саклауга керткән өлешен бәяләп,  Гөлфия Яфизовага  Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен”  Күкрәк билгесе тапшырды.

    Татар хатын-кызларының Россия күләмендәге беренче съезды 1917 елда булган.  Беренче съездда, ир белән хатын бер үк төрле хокукта булсын, күп хатынлылык рөхсәт ителмәсен, хатын-кызга йөзен күрсәтү тыелмасын, урта белем бирүче мәктәпләр ачылсын кебек мәcьәләләр күтәрелгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: