Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә заманча сугым цехы төзелә

    Яңа Кәкерле авылында заманча югары технологияле сугым цехы төзелә. Объект  район территориясендә ит эшкәртү чылбырын төзергә мөмкинлек бирәчәк.

     Яңа сугым  цехын төзү  ТР авыл хуҗалыгы  министрлыгының авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләрен үстерүгә юнәлдерелгән максатчан программа ярдәмендә мөмкин булды.

    Районда заманча сугым цехы булдыру зарурлыгы бүгенге  базар шарларыннан,  ветеринария хезмәте,  “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” Таможня берлегенең үз көченә кергән таләпләреннән дә чыгып башкарыла.  Техник регламент нигезендә терлекләрне сую дәүләт теркәвенә алынган җитештерү объектларында гына башкарылырга тиеш. Ветеринария тикшерүе узмаган терлекләрне суярга җибәрү рөхсәт ителми. Суйганнан соң терлек түшкәләре һәм башка продуктлар ветеринария-санитария экспертизасы узарга тиеш. Мондый чара җитештерелә торган ит продукциясенең сыйфатлы булуын гарантияли һәм республикада кешеләр өчен дә, терлекләр өчен дә куркыныч авырулар таралудан саклый. Шулай итеп, ит продукциясен  бары тик махсус урында чалынып, эшкәртелгәннән соң гына сатуга куелырга тиеш.

    Заманча таләпләргә җавап бирә торган сертификацияләнгән әлеге объект  районда беренче булачак.  Әйтик, күрше Чувашиянең Шыгырдан авылында шундый сугым цехлары - 8әү!

    Цехны төзү  белән дә  шушы авыл кешеләре, райондагы  "Дуслык" кулланучылар кооперациясе  әгъзалары Лилия-Рамиль  Рафиковлар, Миләүшә-Ринат Вәлитовлар һәм аларның уллары Риназ Вәлитов шөгыльләнә. Ит эшкәртү, сәүдә итү өлкәсендә аларның тәҗрибәләре дә шактый.

    Проектның гомуми суммасы 4.5 млн. сумны тәшкил итә.  Шуның 4 млн. сумы  - грант акчасы,  ә 0, 5 млн.сумы аларның төзелешкә кертәчәк үз  чыгымнары. 

    Шушы көннәрдә  район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов белән берлектә сугым цехының  төзелеш барышы белән танышты.

    -Цехта терлек чалу өчен барлык шартлар да булдырылачак, заманча җиһазлар куелачак. Ветеринария лабораториясе дә булачак. Көненә 10 баш мөгезле эре терлек чалырга һәм эшкәртергә исәпләп торабыз. Фермерлар, шәхси хуҗалыклар, район халкы монда үзләрендә үстерелгән эре мөгезле терлекләрне суюга тапшыра алачак.  Биредә шулай ук атлар, сарыклар да чалдырырга була. Производство  мал-туарны алып килүдән башлап, кулланучы өчен ит килеп чыкканчыга кадәр принцибы нигезендә башкарылачак. Билгеле, әлеге  хезмәтләр түләүле, әмма кулай бәяле  була. Транспортлары булмаучыларга әлеге хезмәтне дә тәкъдим итәргә ниятлибез, - ди Рамиль Рафиков.

    Марат Гафаров  районда да мондый бинаны төзү ихтыяҗы күптән булуын билгеләп үтте. “Әлеге цех уңышлы эшләп, халыкны чиста, сыйфатлы продукт белән тәэмин итүдә, яңа эш урыннары булдыруда да  ярдәм итәр”, - диде. Төзелешнең тәмамлану вакыты белән кызыксынды, сорауларга җавап бирде, тәкъдимнәрне  тыңлады.

    Хуҗаларның  планнарында янәшәдәге ташландык ферма биналарын төзекләндереп, ит ярымфабрикатлары җитештерү производствосын җайлау, шулай ук, терлекләр симертү өчен урыннар булдыру тора. Кыскасы алда эшләр күп, шуңа бәйле рәвештә республика күләмендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүгә юнәлдерелгән тагын башка төрле программаларда да катнашу ниятләре бар. Башланган эш уңышлы булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: