Чүпрәледә йомгаклау утырышы узды
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров йомгаклау утырышында предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына 2018 елдагы нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм 2019 нчы елга өстенлекле юнәлешләрне билгеләде.
-2018 елга нәтиҗә ясап, район өчен елның тотрыклы булуын билгеләп үтәргә кирәк,-диде Марат Гафаров.- Быел яңа объектлар сафка басты, мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелде, юллар ясалды. 2019 нчы елны җитештерүне үстерү елы дип игълан итәбез һәм безне киләсе елда да күп кенә гамәлгә ашырачак программалар көтә. Уртак көч белән без моңа ирешәчәгебезгә ышанам.
Үзенең чыгышы ахырында район башлыгы янә утырышта катнашучыларга Чүпрәле районы үсеше бәрабәренә куйган көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.
Соңыннан Марат Гафаров дәүләт бүләкләре, Дипломнар, Рәхмәт Хатлары, Грамоталар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев