Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә әйдаманнар (вожатыйлар) көч сынашты

    “Созидание” яшүсмерләр клубында “Искиткеч вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 9 вожатый катнашты.

    Конкурс биш этаптан торды. Башлап бәйгедә катнашучылар жюри һәм тамашачылар игътибарына иҗади номерлар тәкъдим иттеләр. Аннан соң  “Мин һәм минем отрядым” видеоролигы аша үзләре, отрядлары, бергәләп нинди чаралар үткәрүләре турында сөйләделәр. Әйтергә кирәк, видеороликлар үзенчәлекле, кызыклы һәм бер-берләрен кабатламый иде. Вожатыйлар  сорауларга җавап та эзләделәр.

    Бәйге нәтиҗәләре буенча Зур Аксу урта мәктәбеннән Алиса Искендерова I урын яулады һәм ул Казан шәһәрендә үтәчәк конкурста безнең район данын яклаячак. Равилә Җамалетдинова (Иске Чүпрәле урта мәктәбе) – 2 урын, Алия Карусева (Алешкин-Саплык) – 3 урын.

    Дилә Сөләйманова (Марс мәктәбе) – «Иң ярдәмчел вожатый», Дарья Митрофанова (Түбән Чәке) – «Иң якты вожатый»,  Ирина Мусаткина (Чуаш Чүпрәлесе) – «Иң заманча вожатый», Екатерина Краснова (Уби) – «Иң эрудицияле вожатый», Дилә Булатова (Иске Шәйморза) – «Иң энергияле вожатый», Анастасия Мосейкина (Матак) – «Иң максатчан вожатый» исемнәренә лаек булдылар.

    Призлы урыннар яулаучыларга һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: