Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә язгы чакырылыш башланды: биш егет беренчеләрдән булып армиягә китте

Бу язда Россия Кораллы Көчләре сафларына Чүпрәле районыннан 34 егет китә.

Фәния һәм Ильмас Айметдиновлар быелгы язда уллары Алмазга армиягә китү турында повестка алдылар. "Башта бераз куркыткан иде, аннан тынычландым”, - ди Фәния ханым. - Алмаз безнең гаиләдә беренче бала, аннан соң ике кызыбыз бар.  Аллага шөкер, мәктәпне тәмамлаганнан соң белем алды, армиягә дә белемле белгеч буларак китә. Барысы да әйбәт булыр, ел сизелмичә дә үтеп китәр дип өметләнәбез. Исән-сау гына йөрсеннәр, дөньялар тыныч булсын.  

Алмаз Айметдинов Чүпрәле районныннан язгы чакырылышның беренче төркемендәге биш егет белән якын арада Россия Кораллы Көчләре сафын тулыландырачак.  Алар хөрмәтенә Петр Дементьев исемендәге паркта традицион тантаналы озату булды.

"Россия Кораллы Көчләре сафларын Чүпрәле районыннан беренчеләрдән булып, биш егет тулыландыра. Болар - Яңа Чокалыдан Алмаз Айметдинов, Борындык станциясеннән Леонид Землемеров, Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Егор Сачков, Чуваш Бизнәсе авылыннан Альберт Столовин һәм Уби авылыннан Максим Шавкин”, - дип таныштырды район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

Ул армиядә хезмәт итү тәртибе белән таныштырды, хәрбиләргә ата-аналар һәм якыннары белән кәрәзле телефоннар аша шалтырату һәм аралашу мөмкинлеге бирелүен билгеләп үтте.

Район башлыгы Марат Гафаров егетләргә сәламләү һәм котлау сүзләре җиткерде.

Реклама

–Бу көннән башлап сезнең әти-әниләрегезне командирлар, ә сезнең дусларыгызны армиядәге иптәшләрегез алмаштыра. Һәм сезнең көндәлек тормышыгыз күбрәк таләпләрне үтәүгә, дисциплиналы булуга корылачак. Армия тормышының үз кагыйдәләре. Сезгә командирларыгызның йбәт, дусларыгызның ышанычлы булуын телим. Ә безгә сезне шатланып, исән-имин бер елдан соң каршы алырга язсын, - диде район башлыгы.

Котлауларга Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Рамиль Җамалетдинов, мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, Сергей Радонежский храмы иерее, Павел атакай Пурлов, шулай ук яшьләр белән эшләү вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары да кушылды. 

"Чүпрәле егетләре һәрвакыт үзләренең хәрби әзерлекле, армиядә тәртипле булулары белән аерылып торды. Моннан соң да шулай булыр дип ышанам. Без сез хезмәт иткән частьләрдән әти-әниләрегез һәм район хакимияте адресына бары тик рәхмәт сүзләре генә ирешүен көтеп калабыз. Бер-берегезгә ярдәмчел, дус булыгыз,  дип билгеләп үтте хәрби комиссар Рамиль Җамалетдинов.

Дин әһелләре егетләргә хәер-фатихаларын биреп, рухи ныклык, сәламәтлек, ихтыяр көче теләделәр.

Армиягә китүчеләрнең якыннары, дуслары күңелле атмосфера тудырырга тырыштылар һәм, әлбәттә, барысы да исән-сау кайтуларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев