Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Яшел ут – 2022” бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар

Республика бәйгесе ике номинация буенча узды

Үткән атнада район үзәгендәге 1 санлы "Кояшкай" балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында “Яшел ут – 2022” республика смотр-бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче балалар бакчалары коллективларын һәм тәрбиячеләрен бүләкләү тантанасы булды.

“Яшел ут – 2022” бәйгесе ике: “Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча иң яхшы балалар бакчасы” һәм “Балаларны юлларда тәртип кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче” номинацияләре буенча узды. Беренче номинациядә районның 12 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм мәктәпкәчә балалар төркемнәре көч сынашты. Икенче номинация буенча бәйгедә районның  9 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре катнашты.

Беренче номинациядә Иске Кәкерле авылы балалар бакчасы 1нче урынга лаек булды, Яңа Уби авылы балалар бакчасы – 2нче; Кече Чынлы авылы балалар бакчасы – 3нче урынны алды.

“Балаларны юлларда имин тәртип кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче” номинациясендә Наталья Тарасова (Городище балалар бакчасы) 1нче урынны яулады, Ләйсән  Вәлиәхмәтова (1 санлы “Кояшкай” балалар бакчасы) – 2нче; Галина Абязова (“Теремок” балалар бакчасы. Татар Саплыгы) – 3нче урынга чыкты.

Бәйгедә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан әзерләнгән Дипломнар, кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев