Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә “Яшел урак” ка керештеләр

    Кече Чынлыда җиң сызганып кырга чыктылар 


    “Цильна” җәмгыяте эшчәннәре районда беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Табигатьнең кырыс сынауларына да карамастан, 1527 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләннәрнең уңышы ярыйсы күренә. Үзвакытында тиешле агротехник чара үткәреп өстәмә тукландыруның да файдасы зур булган. Хуҗалыкта “картайган” үлән басулары юк. Аларны ел саен диярлек яңартып торалар. 
    Идарә башлыгы Барис Гафуровны авыл хуҗалыгы өчен елларның бер – бер артлы җайсыз килүе борчый. Алдынгы технология барәбәренә теләсә нинди елда да тотрыклы эшләргә өйрәнгән игенчеләргә табигать ярдәме дә кирәк. Ул чакта басуларның уңдырышлылыгы тагын да артачагына шик юк. Бүген әлеге хуҗалыкта 2713 баш мөгезле эре терлек бар. Аларның 900 башы савым сыерлар. Ит һәм сөт җитештерү буенча төп күрсәткечләр дә “Цильна” хуҗалыгына туры килә. Гомуми район буенча җитештерелгән 79,1 тонна тәүлеклек сөтнең 23.4 тоннасы шушы хуҗалык терлекчеләренеке (район хуҗалыкларындагы сыерларның 19 проценты “Цильна”да). Монда җәйләүгә чыккач та сөт малларын өстәмә рацион буенча, ягъни кыш айларындагы кебегрәк ашаталар. Сыерның сөте телендә, дигәндәй, бер сыердан тәүлеклек сөт җитештерү уртача 26 килограммны тәшкил итә. Терлек күп булгач азык та мулдан кирәк. Быел җәмгыять басуларында 200 гектар берьеллык үләннәр, 320 гектар катнаш азык, силос өчен 500 гектар кукуруз чәчтеләр. Кышлату чорына һәр баш терлек өчен кимендә 30 – 35 центнер азык әзерләүне бурыч итеп куйганнар. Үткән кышлатуга да ныклы әзерлек күрелгән. Шуннан калган өч траншеяда – 8000 тонна сенаж һәм 6000 тонна силос запасы бар. 

    “Барлык чәчүлекләрнең 40 процентын азык культуралары тәшкил итә. Терлек саны арткан саен аларның да мәйданын зурайтырга кирәк. Элек елларда шикәр чөгендерен бер мең гектарда үстерсәк, быел аны 500 гектарга киметеп азык чәчтек. Икътисадый яктан аз гына зыян күрсәк тә, терлексез яшәп булмый. Терлекчелек тармагын юкка гына көндәлек акча чыганагы димиләр ич”, - ди Барис Аппаувич. Быелның 1 апреленнән эшчеләрнең хезмәт хакларын тагын да күтәргәннәр. Уртача хезмәт хакы монда 30 мең сумны артып киткән. Май аенда хезмәтчәннәргә 6 миллион 202 мең сум акча түләнгән. Берүк вакытта машина – трактор паркын да яңартып торалар. Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан гына “Компактор” маркалы җир эшкәртү техникасы, “Амкадор” погрузчигы һәм шушы көннәрдә “Полесье” маркалы бөртекле ашлык суктыру комбайны кайтарганнар. Авыл Сабан туенда да намус белән хезмәт куючы 40 хезмәткәрне зурлап бүләкләр тапшырмакчылар. 
    120 гектарда үстерелгән күпьеллык үләннәрне печән өчен төземнәргә салу башланды. 100 гектардагы кәҗә үләнен берничә көндә чабуны төгәлләгән Радик Сәйфетдинов, Фәргать Аббазов һәм Геннадий Шипков (рәсемдә җәмгыять директоры урынбасары Фәнил Миңнебаев белән) көнлек нормаларын арттырып үтиләр. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: