Чүпрәледә яшәүче яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификат тапшырдылар
Яфизовлар гаиләсенә сертификатны район башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
Бүген, 25 февраль көнне Чүпрәле районы Башкарма комитетында яшь гаиләгә торак урыны алу өчен социаль түләү алу хокукын раслаучы сертификат тапшырылды. Иске Чүпрәледән Яфизовлар гаиләсе торак шартларын яхшыртуга 500 меңнән аартык сумга сертификат алды.
Айгөл һәм Халит Яфизовлар 2019 елда өйләнешәләр, кызлары Айсылуны үстерәләр. Халит РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсендә, ә Айгөл район хакимиятендә эшли. Хәзерге вакытта Айгөл баланы карау буенча декрет ялында булса да, якын арада эшкә чыгарга планлаштыра.
Яфизовлар гаиләсенә сертификатны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
–Бүген без шундый беренче сертификатны тапшырабыз. Чыннан да, бу программа бик яхшы, бүгенге көндә яшьләрнең гаиләләрен тәэмин итү, балаларны уңайлы шартларда тәрбияләү бик мөһим, – дип билгеләп үтте Марат Гафаров.
Яфизовлар әйтүенчә, Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасында катнашу өчен документларны алар 2021 елда тапшырган.
– Без торак мәсьәләсен хәл итү буенча район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Монда безгә төбәгебездә эшләп килүче барлык программалар турында сөйләделәр, документлар исемлеген бирделәр. Без документлар пакетын җыйдык һәм безне 2021 елда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләр исемлегенә керттеләр. Һәм менә безнең өчен бәхетле көн җитте, ниһаять, үз йортыбыз булачак, - дип уртаклаштылар Яфизовлар.
Яфизовлар Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле районы җитәкчелегенә әлеге финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр. «Бу яшь гаиләләргә бик зур ярдәм һәм киләчәккә планнар кору, үз торагыңны булдыру мөмкинлеге», - дип билгеләп үтте алар.
Яшьләрнең сүзләренә караганда, аларны авыл тормышы куркытмый. "Хәтта киресенчә, мин шәһәрдән үз районыма яшәргә күченеп кайттым. Биредә һәрвакыт әти-әниләр ярдәмгә килә, без дә янәшәдә генә. Шәһәр ыгы-зыгысыннан аермалы буларак, авыл тормышы күпкә тыныч һәм уңайлы», - ди гаилә башлыгы Халит Яфизов.
Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов сүзләренә караганда, республикада яшь гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә программа тормышка ашырыла.
–Һәр программаның үз сайлап алу критерийлары бар. Программада катнашу өчен барлык шартларны ТР Яшьләр министрлыгы сайтында, Чүпрәле районы Башкарма комитетының Торак бүлеге сайтында яки шәхсән безнең бүлеккә мөрәҗәгать итеп белешергә дә мөмкин. Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан яшь гаиләләргә дә зур ярдәм күрсәтелә. Яшьләр әлеге программалардан файдалансыннар, туган якларында калсыннар, эшләсеннәр иде, – дип сөйләде Руслан Вильданов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев