Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә яшәүче 90 яшьлек Сания апа Шакированы депутатлар котлады

    Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Сания апа Шакированы юбилее белән котларга “Бердәм Россия” партиясе депутатлары  Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Марат Гафаров килделәр.

    Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Сания апа Шакированы юбилее белән котларга “Бердәм Россия” партиясе депутатлары  Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Марат Гафаров килделәр.

    Шулай булмый ни - “Бердәм Россия” тарафыннан гамәлгә куелган “Ныклы гаилә” проекты да гаилә кыйммәтләрен пропагандалауны, гаиләләрнең ныклыгын тәэмин итүне күздә тота бит!

    ...Тугызынчы  дистәне тутыруына карамастан, яшь ханымнарга хас җитезлек белән атлап йөргән Сания апа  бүгенге яшьләргә тырыш хезмәт, олы йөрәкле  ана үрнәге булып тора. Узган гомер-хезмәтендәге тырышлыклары, авылның мактанычы булырлык балалары, оныклары, кияү-киленнәре, туганнары белән хөрмәтле ул.

    Сания  Шакирова-  Кече Чынлы авылы кызы.  "Әти-әнием дә бик тырыш, хезмәт белән көн күрә торган кешеләр иде. Аллага шөкер, ач-ялангач булмадык, мал-туар асрадык," - дип искә ала ул бала чакларын.

    Тик балачак озакка сузылмый-сугыш башлану белән барлык авыр эш Сания  кебек 14-15 яшьлек кызлар җилкәсенә салына. Үгез җигеп җир сөрәләр, җилкәгә асып иген ташыйлар, колхоздагы барлык эшләрне башкаручы булалар алар. Карт булса да, гаиләнең төп таянычы булган әтиләре Нурулланы  Суслонгер лагерына алып китәләр. Каты авырый башлагач кына, туган якларына кайтарып җибәрәләр.

    Җиңүле язлардан соң, илдә тынычлык урнашкач, сугышны яшүсмер килеш иңләп кайткан  Адиҗан белән  гаилә корып җибәрә Сания апа. Адиҗан армиягә 1939 елда ук алынган була. 1941 елда исә аларны фронтка кертәләр. Башлап Румыния якларында дошманнарга каршы сугыша, аннан көнчыгышка күчерелеп, япон сугышында катнаша егет. Туган якларына 1948 елда гына кайтып җиткән була.

    Алар-  икесе дә гомер буе колхозда тир түккән, сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын торгызуга үзләреннән зур өлеш керткән, җир кешеләре. Адиҗан абый бригадир, хуҗалык мөдире, хисапчы булып та эшли.  Сания апа исә елның-елында 5-6 гектарда чөгендер басуын эшкәртә, шуның өстенә тагын яшелчә: суган, кишер, кәбестә плантацияләрендә хезмәт куя.

    -Без гомер буе хезмәттә булдык. Байлыкка омтылмадык, гомер буе хезмәт белән булдырганның кадерен белеп, игелеген күреп яшәргә тырыштык. Балаларны да шулай тәрбияләдек. Кайдандыр, ниндидер ярдәм көтмәдек,-ди Сания апа.

    Гаиләләре белән күпне күрәләр алар. Яңа йортлар җиткезеп, гомер итә башлыйлар гына, янып китәләр. Биш бала кочаклап урамда, бернисез калалар.

    Үзе әйткәнчә, Сания  апаның иң зур байлыгы – ул аның балалары. Адиҗан абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Барысы да да диярлек, авылда әти- әниләре юлыннан китеп, гомерләрен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаганнар алар да. Олы кызлары Гөлшат кына Казан шәһәрендә яши, танылган гармунчы Кирам Сатиевның тормыш иптәше икән ул. Улы Илдары - авылда, тормыш иптәше Сиринә белән “Цильна” җәмгыятендә хезмәт куялар. Төп нигездә калган уллары Ингел һәм килене Зөлфия дә райондашларыбызга алдынгы комбайнчы һәм сыер савучы буларак билгеле. Инде оныклар үсеп җиткән әнә – аларның да күпчелеге шушы авылда төпләнеп калып, бәхетле генә гомер итеп яталар.  Тормыш югалтуларсыз булмый, әмма – әлеге гаиләнең дә бер кызы һәм бер улы вакытсыз якты дөньядан китеп барган. Адиҗан абыйның да вафат булганына байтак вакыт узган.

    90 яшьлек юбилей көнне дә Мәрьям апаның йорты шау-гөр килеп торды. Алда әйткәнемчә, юбилярны тәбрикләргә район башлыгы Марат Гафаров һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде. Алар аңа Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм истәлекле  бүләк тапшырдылар, легендар үткәне, үрнәк гаилә кора алганы өчен дә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Зур нәсел вәкилләре әни-әбиләре хөрмәтенә мул табын әзерләгәннәр иде. Кияүләре атказанган гармунчы булгач, җырлатты-биетте үзләрен.

    Сания апа исә: "Без инде күп авырлыклар кичтек, дөньялар тыныч булсын да, күкләребез аяз булсын,"- ди.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: