Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яңа ФАП биналары ачылды

Районда берьюлы ике торак пунктта зур бәйрәм булды –Иске Дуван  Яңа Чәке  авылларында республика программасы буенча  төзелгән  өр-яңа ФАП биналары ачылды.

Шулай итеп, 2012 елдан башлап, районда  13 яңа  ФАП бинасы сафка басты.

Авыл халкы  нык сөенде бу бүләккә. Яңа ФАПлар  кирәкле барлык җиһзалар, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Иске  Дуван авылында яңа ФАП 300дән артык  кешегә, ә Яңа Чәкедә 98 кешегә  хезмәт күрсәтәчәк.

Район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы  вәкиле  Фәнис Исхаков авыл халкының шатлыгын уртаклашырга  килгән иде.

-Районыбызда республика программасы нигезендә мондый  сәламәтлек биналарының төзелеше  2012 елдан  бирле нәтиҗәле  алып барыла. Быел менә ике авылда яңа ФАПлар сафка басты.  Иң мөһиме-алар халыкка тиешле хезмәт күрсәтсен һәм дә бирегә кешеләр күбрәк профилактика буенча  гына килсеннәр иде,-дигән теләкләрен ирештерде Марат Гафаров.

Министрлык вәкиле  Фәнис Исхаков республика күләмендә ФАПлар төзелеше буенча киләсе елда да Президент программасының дәвам итәчәген белдерде. Авыл халкын бәйрәм белән котлап, исәнлек теләде. Чараларда ФАПларны сыйфатлы һәм тиз арада кулланышка тапшырган “Прогресс” оешмасына, аның җитәкчесе Евгений Иванцовка   Рәхмәт сүзләре әйтелде.

Иске  Дуван  авылы халкына  өч дистәгә якын медицина хезмәте күрсәтүче Гөлнара Хафизова һәм Яңа Чәкедә Ирина Манякова да : “Әлбәттә, бик шатландык. Бөтен мөмкинлекләре бар, чиста, матур, эшкә килүе үзе бер бәйрәм,- дип яңа  бина ачылуы уңаеннан  олы шатлыкларын  белдерделәр.

Иске Дуван авылында элек елларда хезмәт куйган медицина ветераны Зинаида Зиннурова элек елларда юллар юклыгы, бала табучыларны тракторлар белән озатып йөрүләрен сөйләде. Бүгенге шартларны оҗмах белән тиңләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев