Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә Яңа Дуван авылы мәчетенең 5 еллыгын билгеләделәр

    Киң күңелле, кунакчыл, теләсә нинди эшкә сәләтле халкы белән танылган Дуван авылы шушы көннәрдә мәчетнең биш еллык юбилее уңаеннан йөзләгән мөселманны үзенә җыйды.

    Кайтучылар арасында Сембер, Казан шәһәрләреннән генә түгел ерак өлкәләрдән кайтучылар да бар иде. Бигрәк тә бик күп еллар күрешмәгән, әмма бер очрашып сөйләшүгә зарыгып торган дуванлылар ул көнне ихластан кочаклашып, янә аз вакытка гына булса да яшьлек елларына кайттылар, авылның данлы үткәне хакында истәлекләрен уртаклаштылар, көлешеп – көлешеп кызыклы вакыйгаларны хәтердә яңарттылар. 

    1990 еллардагы милли күтәрелеш кайчандыр манаралары аударылган мәчетләргә дә иман нуры иңдерде. Ә Яңа Дуван мишәрләре Советлар берлеге вакытында да динсез яшәмәгән. Махсус дини белемнәре булмаса да, муллалыкка үзлегеннән өйрәнеп авылда дини эшләрне башкаручы берничә кеше яшәгән. Хәмзә Хәсәнов та шуларның берсе. Уллары Ринат әти – әнисе вафат булгач бушап калган өйне мәчет итеп ясарга карар кыла. Аның әлеге фикере район мөхтәсибәтендә дә яклау таба. Авылдан чыккан хәллерәк якташлар да иганәчелек ярдәме күрсәткән. Шулай итеп дин иреге рөхсәт ителгәч, әллә ни зур булмаган Дуван авылында да бик матур манарасы булган мәчет калкып чыга. Мәчетне җәннәт ишеге диләр. Авыл халкына бу изге йорт менә инде биш ел буе иман тарата, җәннәткә юлны тоткарлыксыз үтәргә әзерли. Мәчет кыяфәте белән түгел, анда гыйбадәт кылырга килгән кешеләре белән ямьле, дигән Пәйгамбәребез. Бүгенге көндә мәчеттә имам вазыйфасын Хәмзә бабай улы Ринат Хәсәнов алып бара. Мәчетнең беренче юбилее уңаеннан бирегә халык белән бергә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, күрше авыллардан, районнардан чакырылган имамнар җыелган. Яңа Дуван авылында туып үскән, исеме бөтен дөньяга билгеле булган олуг шәхес, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фәннәр Академиясе член – корреспонденты, биология фәннәре докторы, профессор, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе академигы, Чернобыль һәлакәтен бетерүдә иң актив эш алып барган галим Роберт Ильязов туган авылы турында күз яшьләрен сөртеп сөйләде. Әйе, һәркемнең кендек каны тамган кече Ватаны бар. Биредә ул ялан тәпи атлап беренче адымнарын ясаган, олы тормышка чыгу юлы да шуннан башланган. Район башлыгы Марат Гафаров авылда изге эшләрне башлап йөрүчеләргә, мәчетне булдыруда ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтте. Чыгыш ясаучылар шундый матур, нык тормышта яшәүче дуванлыларның шатлыклары белән уртаклашуларын белдереп, иман йортының халык өчен салынуын, аның буш тормавын теләделәр, бүләкләрен тапшырдылар. “Мәчеткә ярдәм итеп бирелгән бер тиен дә гомер буена һәм үлгәч тә синең юлны яктыртып торыр”, диде бер имам. Юбилей тантанасында Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов Коръән сүрәләре укыды. Моңлы азан тавышы яңгырагач, дин әһелләре өйлә намазына мәчеткә юнәлделәр. Аннан соң Коръән сүзләре, теләкләр шатур эчендә тәмле корбан итеннән әзерләнгән шулпа, милли ашлар тулы табын артында да яңгырады. Юбилей уңаеннан мәчет янындагы мәйданда район мәдәният йорты үзешчәннәре бик матур концерт куйдылар, җырларның күбесе туган авылга, динебезгә һәм милләтебезгә багышланды. Мәчетләрне хөрмәтләп, дин кардәшләребезнең җомга намазларына бергәләшеп йөрүләре алга таба да дәвам итсен, авылларыбыз шулай гөрләп яшәсен иде. Иң мөһиме авылларда иман нуры саклансын, азан авазы яңгырап торсын, иншаллаһ! 

    ФОТОЛАР

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: