Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә урак темп ала

    Яңгырлар туктап көннәрнең ачылып китүе урак темпын шактый арттырырга мөмкинлек бирде.

    Соңгы мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында үстерелгән 34200 гектардагы бөртекле культураларның 13 процентка якыны суктырылды. Һәр гектардан уртача 27 центнер уңыш чыга . Республика буенча 1420,9 мең гектардагы ашлыкның 18 процентка якыны җыеп алынды, уртача уңыш 32,2 центнерны тәшкил итә. Районда иң күп уңышны “Цильна” җәмгыяте игенчеләре суктыра. Биредә һәр гектардан 50 центнерга якын бөртек алына. “Мәхмутов И.” Фермер хуҗалыгында да һәр гектардан 47 центнер ашлык чыга. Үзенең “Клаас – Тукано” маркалы кыр корабы белән 7130 центнер ашлык суктырып “Цильна” хуҗалыгы комбайнчысы Рәфик Шәйдуллов ярыш башында бара. Аның хезмәттәшләре Илгиз Миначев һәм Илдус Җәмдиханов та 7000 центнерга якын ашлык суктырдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: