Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә урак алдынгыларын бүләкләделәр

    Район игенчеләре ашлык суктыруны дәвам итә.

    Хәзер инде комбайнчылар ярышының беренче нәтиҗәләре дә билгеле. Хезмәт алдынгыларын тәбрикләү максатыннан район башлыгы Марат Гафаров һәм агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларына чыктылар. Беренче булып алар җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенә килделәр.

    Бу очраклы түгел. Чөнки әлеге хуҗалык экипажлары районда беренчеләрдән булып меңәр тонна ашлык суктыруга ирештеләр. Комбайнчыларны тәбрикләү шулай ук П.В. Дементьев, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмалары һәм “Мәхмүтов И.Ф.” крестьян – фермер хуҗалыклары басуларында да булды.
    Чүпрәле районы кырларында бөртекле культураларны урып-җыю тулы куәтенә бара. Иртә таңнан соңгы кичкә кадәр 70 тән артык комбайн бөртеклеләрне урып-җыю белән мәшгуль. Алар арасында ярыш киң җәелдерелгән. Игенчеләр бер-берсе белән ярышып, тиз һәм көйле эшлиләр. Бүген шулай булырга тиеш тә. Район агроридарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, урак барышының беренче алдынгылары да билгеле булды. Район башлыгы Марат Гафаров һәм агроидарә башлыгы Тәлгать Халитов басуларда эшләүче комбайнчылар янында булып, иң югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне хөрмәтләделәр. Гадәттәгечә, “Цильна” җәмгыяте комбайнчылары район ярышына темп бирәләр. Шуңа беренче котлауларны да алар кабул итте.

    Район башлыгы Грамотасын, күчмә кызыл әләмне һәм акчалата премияне комбайн маркалары буенча иң зур күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар алды. Алар арасында Цильна» җәмгыятеннән Илгиз Миначев, П.В. Дементьев исемендәге агрофирмадан Александр Батырев, “Мәхмүтов И.Ф.” крестьян – фермер хуҗалыгыннан Дамир Әхмәтов һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасыннан Владимир Ефрейторов бар иде. Район җитәкчесе Марат Гафаров барлык игенчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Комбайнчылар да: “мондый бүләкләр хезмәт нәтиҗәлелеген арттыра, эшкә дәрт өсти”, - диделәр.

    Марат Ринатович әйтүенчә, быел районда бөртеклеләрдән яхшы уңыш алына. Узган ел белән чагыштырганда да ашлык күберәк суктырылган. Бу хуҗалыкларның урып-җыюга яхшы әзерлек белән керешүләре турында сөйли. Хәзер ашлыкны иң оптималь срокларда югалтуларсыз урып – җыюны төгәлләргә һәм кыр эшләренең киләсе этабына-туфрак эшкәртү һәм чәчү эшләренә керешергә кала. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: