Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Укытучылар көне һәм район тармаклы технологияләр техникумының  50 еллыгына зур чара узды

Район мәдәният йортында Укытучылар көне һәм район тармаклы технологияләр техникумының  50 еллык юбилее уңаеннан тантаналы  чара  узды.

Халыкара укытучылар көне, техникумның 50 еллыгы  белән чарада катнашучыларны район Башлыгы Марат Гафаров котлады. Техникумның ярты гасырлык эшчәнлеген ул Чүпрәле тарихындагы бик мөһим дата диде:

 –Техникум - күп кенә укучылар  өчен тормыш мәктәбе, эшче кадрлар әзерләүче мәгариф учреждениесе. 50 ел эчендә күп кенә сынаулар узса да, техникум үз йөзен, статусын  саклап кала алган. Һәм уңышлары белән дә сөендерә, киләчәктә дә әлеге һөнәри белем бирү учреждениесенә зур җаваплылык йөкләнә һәм, ышанам, ул үз бурычын лаеклы үтәр.
 

Республикага 9 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган белем йорты коллективын котларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан  Анна Сидоренко да килгән иде.

Министрлык вәкиле  мондый уку йортларының  республика  өчен  кирәклеген әйтте.  “Чүпрәле  техникумы – республикада  иң яхшыларның берсе. Күреп торабыз: монда тормыш бар, монда белгечләр бар, студентлар бар” - дип, Анна Сидоренко  Рәхмәт хаты  тапшырды.

Бәйрәм чарасында хезмәт өлкәсендә аерым уңышларга ирешкән укытучылар, техникум педагоглары дәүләт бүләкләре, Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатларына белән бүләкләнде.

Реклама

Котлау сүзләре дә күп яңгырады. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов, техникум белән хезмәттәшлек итүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре исеменнән райондагы крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Равиль Бикчуров бәйрәм уңаеннан укытучыларга, техникум коллективына матур теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.  Техникумның үткәндәге укучылары да сәхнәгә күтәрелде. 

Ранис Мәүлиханов, Тәтеш районында эшли, район Советы депутаты:

-. Һөнәри белемне без нәкъ менә үзебезнең учлищеда алдык. Бүгенге исеме техникум булса да, без аны электәгечә яратып,  СПТУ дип  йөртәбез. Тормышыбызда аның роле зур булды. Укытучыларыбызга рәхмәтлебез, -диделәр.

Бәйрәм хөрмәтенә оештырылган чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. Конферансьелар 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Алсу Әсәдуллина, Ильназ Шәрәфетдинов иде. Кичәдә татар эстрадасы артислары Дилә һәм Булат Нигъматуллинннар да үз җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев