Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә “Төхфәтуллин Ф.М.” фермер хуҗалыгында 1200дән артык баш казны яндырдылар

    Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарында карантин игълан ителде.

    Күптән түгел генә Буа районының Карлы авылында Мөдәррис Хәйруллов җитәкләгән фермер хуҗалыгында кош гриппы ачыкланган иде. Аның меңнән артык каз-үрдәген яндырдылар. Аннан соң әлеге чир Мөслимдә яшәүче фермер Лина Шакирҗанова һәм безнең районның Яңа Чүпрәле авылындагы Фәнис Төхфәтуллин фермер хуҗалыкларында табылды.

    Шуның нәтиҗәсе буларак,  Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарында карантин игълан ителде. Гадәттән тыш хәл буенча оператив утырыш та узды. Анда Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район прокуроры Илдар Маликов, район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Айрат Иматдинов, «Россельхознадзор»ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова, авыл җирлекләре башлыклары һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәте хезмәткәрләре катнашты. Чүпрәле районы территориясендә кош гриппы буенча эпизоотик хәл һәм кош гриппы учагын бетерү буенча нинди чаралар күрелүе турындагы мәгълүмат белән Айрат Иматдинов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Фәнис Төхфәтуллин крестьян-фермер хуҗалыгында районның дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2006 елның 27 мартындагы Э2061 номерлы боерыгы нигезендә ветеринар-санитария чаралары үткәрелә.

    Без бу уңайдан, фермер хуҗалыгы җитәкчеләре белән дә сөйләшеп алдык.

    –20 октябрьдә казларыбыз үлә башлады. Күңелне борчу һәм курку хисе биләде. Үлгән ике казымны тотып Чувашия районнары лабораторияләренә киттем. “Без чит республиканыкын карамыйбыз”, диделәр. Аннан соң Ульяновскига бардым. Анда – карантин.  Казанга киттек. Андагы лабораториядә казларның “кош гриппы”ннан үлүен ачыкладылар,- дип сөйләде фермер хуҗалыгы башлыгының тормыш иптәше Резеда ханым.

    Буа районында, мәсәлән, “кош гриппы” хуҗалыкка Чувашиядән сатып алып кайтылган кош-корттан йоккан, диделәр. Төхфәтуллиннар исә, үз сүзләренчә, беркая да чыгып йөрмәгәннәр, ягъни авыру читтән китерелмәгән. Белгечләр бу  очракта чирнең кыргый үрдәкләрдән йогуын фаразлый. Алар казларын төнгегә махсус ясалган ангарга япканнар, ә көндезләрен болынлыкка чыгарганнар, шуннан ерак түгел генә сулыкка да төшерә торган булганнар. Ә сулыккка кыр үрдәкләренең төшкән булуы мөмкин. Ә күчмә кошлар – әлеге инфекцияне тарату чыганагы.

    – Соңгы өч көн эчендә 40тан артык казыбыз үлде. Кинәттән булды бу хәл. Бик яхшы үстеләр бит үзләре. Башка сыймаслык хәл булды инде. Шушы хәсрәттән үзем дә авырап киттем, әле хастаханәдә дәваланам, - ди Резеда Төхфәтуллина. – Килгән зыянны санаудан бигрәк, үзләре җәл, 1200 баш бит ул...

    Әлеге гадәттән тыш хәл уңаеннан һәм чир тагын да күбрәк масштабларда таралмасын өчен халыкка каз-үрдәкләрен тиз арада суеп, эшкәртергә киңәш ителә.

    Белешмә

    Йорт кошлары арасында кинәттән үлү, авыру билгеләре күзәтелсә кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә 2-23-77, 2 – 25- 77 телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез.

     

    Шушы темага

    Каз-үрдәкләрне якын арада сую мөмкинлеге булмаганда да аларның һәм тавыкларның, күчеп йөрүче кошлар белән контактларын чикләү өчен, чыгарып йөртмәү яхшы булыр. Шулай иткәндә кош-кортыгызны авырудан сакларсыз.

    «Кош гриппы» авыруының билгеләре

    “Россельхознадзор”- ның Татарстан буенча идарәсе һәм район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре киңәш итә.

     Кош гриппы – вируслы авыру.                  

    Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле авыру кошны юк итәләр.                       

    Кош гриппы-ның симптомнары: кошларның йомырка салуы, ашаулары кинәт кими, тамаклары кибә, хәлләре китә. Авыру кош башын төрле якка боргалый, муены кәкерәя, тышкы ярсыткычларга битараф кала. Йон-каурыйлары тузгыган була, үләр алдыннан кикриге зәңгәрләнә. Тавыклар башларын иеп, күзләрен йомып тора, томшык тишекләре тыгылган була. Гырылдап, еш-еш сулыйлар. Эчләре китәргә мөмкин, тизәкләре яшькелт-көрән төстә була.             

    Авыруны төп кисәтү чарасы – вакциналау үткәрү, ревакцинация ясау. Кош-корт башка кошлар белән контактка керерлек булмасын. Азыкны да ябык бинада сакларга кирәк.                

    Кош-кортны  авыру булмаган регионнардан гына сатып алырга киңәш ителә.         

    Сатып алгач, 10 көн аерым асрап, күзәтергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: