Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә терлекләрне җәйге лагерьга күчерәләр башладылар

    «Ак Барс – Чүпрәле» агрофирмасының Городище филиалы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек буенча баш белгечләр катнашында терлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга багышланган семинар узды.

    Шуны да искәртик, мондый семинарны үткәрү урыны итеп әлеге база очраклы сайланмаган. Городище филиалы агрофирма составында кырчылык һәм терлекчелек продуктлары җитештерү буенча әйдәп баручыларның берсе булып тора. Хуҗалыкта 643 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 150 баш савым сыер бар. Агымдагы елның дүрт аенда тулаем сөт җитештерү 3390 центнерны тәшкил иткән. Бүген биредә 93 процент товарлылык белән тәүлек саен бер сыердан 20 килограммнан артык сөт савалар. Дүрт айда 268 центнер ит җитештерелгән. Җәйге чор сыерлардан сөт җитештерү күләмен арттыру өчен иң уңай вакыт. Шуны истә тотып хуҗалык терлекләрне җәйге лагерьда асрауга районда беренчеләрдән булып күчте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов сүзләренә караганда, продукция җитештерүне арттыруда җәйләүдәге эшләрнең ни дәрәҗәдә дөрес оештырылуы мөһим. Моның өчен беренче чиратта терлекләрне дөрес рацион нигезендә тукландыру таләп ителә. Семинарда катнашучылар бозаулар өчен профилактория, ашату рационы һәм сыер савучыларның эше белән таныштылар. «Мондый лагерьларда хайваннарны тоту бик файдалы. Малларны саф һавада йөри, электр энергиясе экономияләнә, ә терлекчелек биналарын кышка әзерләргә була», - дип сөйли терлекчелек буенча идарәнең агро консультанты Айваз Абязов. Семинарда шулай ук җәйге лагерьларда терлекләрне ясалма орлыкландыруны оештыру һәм районда нәсел эше торышы мәсьәләләре каралды. Семинар барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов район терлекчеләренең агымдагы елның дүрт айлык эшенә йомгак ясады. Аның сүзләренә караганда, дүрт айда тулаем савым 81425 центнерны тәшкил итә. Апрель аенда бер сыердан уртача 459 кг сөт савылган, кайбер хуҗалыкларда бу күрсәткеч күпкә югарырак. Җаваплылыгы чикләнгән «Цильна» җәмгыяте, «Ак Барс – Чүпрәле» агрофирмасының Яңа Элмәле, Мунчәли һәм Городище филиалларында ул 750 - 590 килограмм. Ел башыннан район буенча бер сыердан 1747 килограмм сөт савылган. Дүрт айда мөгезле эре терлекнең уртача тәүлеклек үсеше 835 грамм булды, дип билгеләп үтелде. Узган ел белән чагыштырганда беркадәр алга китеш бар. 2478 бозау алынган. Шул ук вакытта төрле сәбәпләр аркасында 37 бозауның үлгән. Тәлгать Әхмәтсафаевич җәйге чорда һәр мөмкинлектән оста файдаланырга кирәклегенә басым ясады. 

    Семинар эшендә җаваплылыгы чикләнгән «Нәсел» җәмгыяте директоры Закирҗан Буркеев һәм районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Иматдинов катнаштыр һәм чыгыш ясады. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: