Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә тавыш яздыру студиясе ачылды

Балалар сәнгать  мәктәбендә «Art-musik» проекты кысаларында заманча тавыш яздыру студиясе барлыкка килде

Хәзер биредә, махсус җиһазландырылган бүлмәдә үз тавышыңны сыйфатлы итеп яздырып, аны эшкәртү мөмкинлеге бар.

Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе  Алина Ахметова әйтүенчә, әлеге студияне ачу аларның күптәнге хыяллары булган.

Проектның гомуми суммасы 500 мең сумны тәшкил итә.  355 мең сумы  хәйрия фонды тарафыннан бирелде. Һәм өстәмә финанслау ярдәмендә кергән 145 мең сум акчага  тавыш көчәйткечләр, профессиональ студия наушниклары, мониторлар, микрофон, микшер пульты һәм башка кирәкле җиһазлар сатып алдык, -ди ул.

Студия бүлмәсенең стеналары махсус тавышны чыгармый торган җайланма белән капланган. Бу урында студиянең “Лукойл” хәйрия фонды ярдәме булдырылуын да әйтергә кирәктер. «Ритэк» җәмгыяте тарафыннан үткәрелүче бәйгедә Алина Ахметова төзегән проект җибү яулый, ә “Лукойл” аны финанслый.

- Конкурста җиңү яулагач, шатлыгыбызның чиге булмады. Грант акчасы кайтуга кирәкле җиһазлар алынды. Студия бүлмәсе дә бер-ике көн дигәндә барлыкка килде. Балалар сәнгать мәктәбенә чыннан да бик талантлы балалар йөри. Көчле вокалистларыбыз бар. Тавыш яздыру студиясе әлеге сәләтләрен үстерүдә көчле этәргеч булачак,- ди сәнгать мәктәбе директоры.

Тавыш яздыру студиясенең  яшьләр арасында милли мәдәниятне популярлаштыруга, туган телнең кулланылышын арттыруга, талантларны ачыкларга ярдәм итәчәгенә дә ышаналар биредә.

Белешмә

Балалар сәнгать мәктәбендә төрле юнәлештәге  өч түгәрәк эшли. Мәктәптә  барлыгы 210 бала шөгыльләнә. Моннан тыш, 30 бала вокал, 18 бала гитара түгәрәгенә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев