Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Сәйфихан Нәфиевны искә алдылар

Исән булса Сәйфихан Нәфиевка быел 77 яшь тулган булыр иде.

Ел саен ноябрь аенда районда  күркәм традицияләрнең берсе, элек елларда  республика   прокуроры,  Конституцион   суд   рәисе   булып   эшләгән,    Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, якташыбыз   Сәйфихан   Нәфиевны   искә   алу  чарасы  уза.   

Район прокуратурасы каршындагы тантаналы митинг  мәртәбәле кунаклар: Татарстан Прокуроры Илдус Нәфиков,  район башлыгы Марат Гафаров,  ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, республика идарә органнары җитәкчеләре, республика прокурорлары, Сәйфихан Нәфиевның якыннары, дуслары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре каташында узды.

Татарстан Республикасы прокуроры Илдус  Нәфиков:

-Ел саен Сәйфихан Нәфиевны искә алу уңаеннан  аның туган җиренә аяк басабыз. Аның хөрмәтенә әлеге чараның уздырылмый калуы үзе үк, биредә яшәүчеләрнең якташлары белән горурланулары турында сөйли. Сәйфихан Нәфиев олуг остаз, җитәкче, һәркемгә, аеруча, бүгенге яшьләргә үрнәк шәхес. Аны онытмау, тарихны онытмау, дигән сүз,-диде. 

Сәйфихан Нәфиевның якты истәлеге хөрмәтенә кунаклар җылы сүзләрен белдерделәр. Район башлыгы Марат Гафаров якташыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан районда ике мемориаль такта, берсе район прокуратура бинасы каршында, икенчесе ул укыган Мунчәли башлангыч мәктәп бинасында урнаштырылуын, район үзәк урамнарының берсе бүген Сәйфихан Нәфиев исемен йөртүен, моннан тыш, ел саен районда Сәйфихан Нәфиев исемендәге премия һәм аның исемендәге кубокка милли көрәш буенча ярышлар үтүен искәртте.

Аннан кунаклар район Прокуратура бинасы каршындагы мемориал тактага, соңрак район үзәгендәге мәңгелек утка һәм Ана һәйкәленә  чәчәкләр куйдылар. Чара кысаларында,  шулай ук, Сәйфихан Нәфиев исемендәге премия бүләкләре дә тапшырылды.

 Чара район балалар һәм яшүсмерләр спорт залында Сәйфихан Нәфиев кубогына көрәш ярышларында җиүчеләрне бүләкләү белән дәвам итте.. Әлеге турнирның ел саен үткәрелүе, шулай ук, тикмәгә түгел. Сәйфихан Нәфиев спортка мөккибән шәхес булган, гир күтәргән, татар көрәшен яраткан, үзе дә ярышларда катнашкан.

Һәр төрле  үлчәү авырлыгында җиңгән яшүсмерләргә җитәкчеләр грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Командалар арасында беренчелекне быел да Кече Чынлы көрәшчеләре яулады, шулай итеп күчмә кубокны да алар алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев