Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә суган үстерүче Халитовлар яши

Иске Шәйморза авылында яшәүче Гөлнара һәм Илдус Халитовлар  суган үстерү белән шөгыльләнә.

Халитовларның  теплицасын тиз генә эзләп табармын димә. Авыл башындагы элеккеге фермаларның берсен төзекләндереп кергәннәр алар.

– Җәй айларында тотындык бу эшкә. Фермалар янына атлап түгел, техника белән дә үтеп кермәслек иде. Шуларны чистартып, инде ишелергә торган ферма бинасын төзекләндердек, тәрәзәләр, ишекләр куйдык, эчке ягын матурайттык, -ди Илдус.

Төп нигездә дәвамчы булып калган Илдусның әлеге хезмәт юнәлешенә әнисе Әлфия апа һәм әтисе Сәгыйть абый да баштарак шикләнебрәк карый. Әмма Сәгыйть абый инде улының башлаган эшен җиренә җиткерәчәген белә, озак еллар бергәләп иген игәләр, җир эшкәртәләр бит, бу юлысы да улының булдырачагына ышана һәм һәр эшенә теләктәшлек итә. Икесе дә лаеклы ялда булган әти-әни, улларына төп таяныч һәм Илдус идеяләре белән үзләре дә “коралланганнар”.

Илдуска ярдәмгә авылдашлары, дуслары, моңарчы вахта ысулы белән эшләп йөргән ир- егетләр: Сергей Кириллов, Марат Туктаров, Равил Сөләйманов, Валерий Хасанов  һәм башкалар да килгән. Алар бергәләп ферма территориясен дә чистартканнар һәм, кыяклы яшел суган үстерешә торган   хатын-кызлар белән,  барлыгы 15ләп кеше, эшмәкәрнең  уң кулы булып торалар.

Кыяклы суган үстерүгә Илдус көтмәгәндә-уйламаганда керешеп китә. Башлап аның хыялы гөмбә үрчетү була. Әмма аны үстерү өчен бинада башка төрле таләпләрнең булуы кирәклеген укып өйрәнә. Иң кулае суган үстерү дип таба һәм аны кайда сатып булачагын белү максатыннан тирә-яктагы базарларга, туплам белән сатучы базаларга барып килә.

Суган орлыкларын  Волгодонск шәһәреннән кайтарта. Аларны үстерү үзенчәлекләренә төшенә. Гомумән, Илдус белән 2-3 минут кына бу хакта сөйләшсәң, аның бу эшкә “баштанаяк” чумганлыгын аңлыйсың. Ул үсемлекләрне суда, ачык һавада һәм башка төрле әллә нинди ысуллар ярдәмендә үстерү нечкәләрен сөйли. Кыяклы яшел суганның кайсыдыр «әлегә йоклый – уянмаган», кайсыдыр «кыягын формалаштырып җиткермәгән» икәнлеген һәм тагын әллә ниләр белә – кыскасы болар һәммәсе Илдусның бүгенге тормыш халәте, яшәеш рәвешенә әйләнгән.

– Сорты уңышлы туры килеп, тишелеше әйбәт булса, тиешле температураны тотсаң, кыяклы суганның табышы зур. Чөнки кышын иң әйбәт витамин чыганагы ул. 100 гр. яшел суган С витаминының тәүлеклек нормасын үти. Тәрбиягә дә талымлы түгел. Кыяклы яшел суганны апрель аена кадәр үстерәбез, аннан редискага күчәргә исәп, орлыкларын сатып алдык. Шулай ук, бакча җиләге (клубника) үсентеләре утырттык, инде тернәкләнеп киләләр, беркүпмедән җиләкләре белән куандырырлар дигән өмет белән яшибез,-ди Илдус.

Фермерлар өчен иң зур проблема – товарны вакытында урнаштыра, сата белү. Халитовлар кыяклы яшел суганны көн саен 200 кг. күләмендә сатуга җибәрә. Аның беркүпмесен Түбән Новгород шәһәреннән килеп алалар, калган өлешен Илдус Ульяновск шәһәренә илтә.

– Без күбрәк җиләк-җимеш базалары белән эшлибез. Ихтыяҗ зур, көненә 500 кг.га кадәр сораучылар бар, әмма без әлегә бу күләмдә эшләп җиткерә алмыйбыз, киләчәктә шуңа омтылырга исәп,- ди эшмәкәр.

Халитовлар бу эшләрнең һәммәсен үз акчаларына, бернинди грантсыз, программаларга кермичә, башкаралар.  Тырыш гаиләнең киләчәккә дә планнары зурдан. Аларның эшләре белән без дә таныштырып барырбыз. Әлегә Илдуска уңышлар, максат-идеяләренең тормышка ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев