Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә сөт кабул итү пункты булачак

Бүгенге көндә райондашлар шәхси хуҗалыкларда сыерны күпләп асрый. Сөт күп, ә аны эшкәртү мәсьәләсе хәл ителмәгән. Җитештерелгән продукция үзебездә эшкәртелсә, күпкә отышлырак булыр иде, әлбәттә.   Бер сүз белән әйткәндә, районга үз сөт кабул итү пункты кирәк.

Агымдагы елда исә әлеге мәсьәләне хәл итүгә райондашыбыз Фәркать Шиһапов алынды. Август аенда ул район үзәгендәге “Чүпрәле”  җитештерү паркында сөт кабул итү  һәм эшкәртү пункты  төзи башлады. Халыктан җыелган сөт алга таба шушында  кабул ителәчәк һәм проект  буенча  тәүлегенә 1  тоннадан  5 тоннага кадәр  сөт эшкәртеләчәк комбинатта.

Бүгенге көндә эшчеләр сөт кабул итү пунктының төп корпусын тимердән җыеп куйганнар, тиздән аның стеналарын күтәрәчәкләр. Янәшәдә үк, тоташтырып,  сөт эшкәртү өчен  бина  нигезен ясау белән мәшгульләр.

Әлбәттә, әлеге эшләрне башлап җибәрер өчен  тырышлык кына җитми, тәвәкәллек тә кирәк. “Исток” сөт кабул итү һәм эшкәртү кооперативы рәисе Фәркать  Шиһапов бу уңайдан дәүләт ярдәмнәренең отышлы булуын сөйли. Объектны төзүгә, кооператив эшен башлаучы буларак,  5 миллион сум күләмендә грант откан ул. Билгеле моның өчен үзенең бизнес-планын төзегән, аны яклаган.

Бүгенге көндә  булачак  пункт эченә җиһазлар алу өчен янә грант оту өмете белән яши. Инде әлеге проект буенча да  төгәл фикерләре бар, исәп-хисаплары ясалган. Хәтта, тәҗрибә уртаклашу, камилләшү  максатыннан Башкортстанга барып кайткан.

–Беренче продукция кайчан булачак, анысын төгәл әйтә алмыйм, әмма сөттән тугыз төрле ризык эшләп чыгарачагыбызны тәгаен әйтә алам. Болар: кайнаган сөт, кефир, каймак, эремчек, йогурт  һ.б. Продукцияне капларга салып, сатуга чыгарачакбыз, - дип планнары белән уртаклашты эшкуар. Эшмәкәр  сан артыннан кууга караганда, райондашларыбызга сыйфатлы продукция тәкъдим итүне кулайрак дип саный.

Сөт кабул итү һәм эшкәртү пункты сыйфатлы сөт ризыгы белән тәэмин итүдән тыш,  ничәмә-ничә райондышыбызны  эшле дә итәчәк, боерган булса.

Гадәттә, кемдер булырга, без, һәммәбез, балачактан хыялланабыз. Ә менә  күңелеңә хуш килеп торган эш белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел икән. Фәркать Кәшәфетдин улы да күңеленә хуш килеп торган эш белән шөгыльләнергә җыена, әнә. Уңышлар телик аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев