Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә Шимеевлар гаиләсендә тәрбияләнүче әбине өлкәннәр көне белән котладылар

    Шимеевлар Вера Ивановна Утееваны  үз гаиләләре канаты астына  2018 елның 2 мартында алалар.

    Халыкара өлкәннәр декадасында район халкын  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Юсупова, “Кайгырту”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илгизәр Вафин,  өйдә  социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Мәһабәт Еникеева  Чуаш Чүпрәлесе авылындагы Шимеевлар гаиләсендә тәрбияләнүче Вера Ивановна Утееваны бәйрәм белән  котладылар, бүләк  тапшырдылар,  хәерле гомер, сәламәтлек  теләделәр.

    Шимеевлар Вера Ивановна Утееваны  үз гаиләләре канаты астына  2018 елның 2 мартында алалар.

     Ике ул һәм ире вафатыннан соң,  ул  ялгызы кала. Яңа Элмәле авылына туганнары янына килгәч, Шимеевлар Вера Ивановнаның  хәленә кереп, озак  уйлап тормыйча,  үзләренә  яшәргә чакырдылар.

    Дөрес, Вера Ивановна башта әлеге  тәкъдимнән  баш тарта, әмма соңрак барыбер риза була һәм кабул иткән карары хакында  бер тапкыр да үкенми. Бүген ул яңа гаиләсенә көн саен рәхмәт әйтә, изге теләкләр тели. 

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: