Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә шикәр чөгендере алуга керештеләр

    Ильмир Мәхмутов җитәкләгән крестьян – фермер хуҗалыгы барлык кыр эшләрендә дә лидерлык күрсәтә.

    Язгы чәчүгә дә әлеге хуҗалык игенчеләре беренчеләрдән булып керешкәннәр иде. 3 апрельдә беренче орлыкларны җир куенына салдылар. Бер мең гектарда үстерелгән бөртекле культураларны урып – җыюны да кыска срокларда төгәлләделәр. Һәр гектардан уртача 45 центнер ашлык җыеп алдылар. Шикәр чөгендере алуда да мәхмүтовныкылар район хуҗалыклары арасында үрнәк күрсәтеп, кабул итү пунктларына да беренче чималны озаттылар.

    Вакыт шактый иртә булуга да карамастан, басудагы эшләр тулы куәт алган. Хуҗалык җитәкчесе Ильмир Мәхмүтовны да шикәр чөгендере казытучы комбайннар янында очраттык. Йөзендә ару – талу сизелсә дә, кәефе күтәренке. Кичә төнге сәгать унга кадәр кырдан кайтмаганнар, бүген дә беренче “КамАЗ” автомашинасын иртәнге биштә үк Сембер өлкәсендәге “Цильна” шикәр заводына чимал төяп озатканнар. Үткән тәүлектә хуҗалык плантацияләреннән ике мең тонна татлы тамырлар киткән. Җитәкче әйтүенчә, уңыш та яхшы чыга. Һәр гектардан 450 центнер дип исәпләгәннәр. Пычраклыгына завод 6,1 процент куйган, шикәрлелек 16,5 процентны тәшкил иткән. “Коры чакта алган чөгендер чиста була инде ул. Техника да җимерелми. Өч комбайн белән эш бик озакка сузылмас дип уйлыйм”, - Ильмир Фиркатович.

    Үткән ел әлеге культураны 300 гектарда үстерсәләр, быел 135 гектарга гына калдырганнар. “Өстән” шундый күрсәтмә булган. Кайчандыр “кыйммәтле культура” дип саналган шикәр чөгендере дә кыйммәтсезгә әйләнгән. Бүгенге икътисадка кыргый базар шартлары үзенең шундый “төзәтмәсен” керткән. Һәрхәлдә авыл җитештерүчесе дә үзенә отышлы якны карый. Быел беренче мәртәбә монда чәчү әйләнешенә көнбагышны да керткәннәр. Ул 270 гектарны били. Чөгендердән соң аны суктырып алуны чиратка куйганнар. Уңыш ярыйсы күренә. Хәзерге вакытта шикәр чөгендере алынган басу мәйданнарына катлаулы ашлама кертәләр һәм шунда ук Радик Хәйретдинов үзе идарә иткән “К-700” тракторы белән туфрак эшкәртә. Аның артыннан ук дым югалганчы чәчүне дә үткәрәләр. Быелгы көздә 350 гектар мәйданда уҗым культураларын чәчеп калдырмакчылар. Монда “Марафон” сортлы кышкы бодайга өстенлек бирәләр. Чөнки узган елларда да аның уңышы һәр гектардан 55 центенрны тәшкил иткән. 100 гектарда район өчен яңа “Московская – 40” сортын сынап карарга булганнар. Җитәкче аны Мәскәү өлкәсеннән алып кайткан.

    ”Сортлар белән даими эшлибез. Идел буе регионындагы күп хуҗалыклар белән элемтә тотам. Җитәкчеләре, белгечләре белән күрешәм, яңа технологияләр өйрәнәм. Башкача заманга яраклашып булмый. Моннан 13 ел элек, әти вафатыннан соң хуҗалык итүне алып барырга туры килгәч, бер акыллы белгеч белән очрашырга туры килгән иде. “Җир ул шундый нәрсә, күңел биреп аңа бер ябышкач, аннан котыла алмыйсың. Ул сине якаңнан тотып үзенә тарта”, - дип әйткән сүзләре әле дә колакта яңгырый. Бу чыннан да шулай икән”, - дип дәвам итте сүзен И. Мәхмүтов. Рәсемдә: шикәр чөгендере басуында. Туфрак эшкәртүдә уңганлык күрсәтүче механизатор Радик Хәйртдинов. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: