Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Россия Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабына нәтиҗә ясалды

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең актлар залында  “Россия Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашучы  районыбызның иң актив, иҗади, талантлы мөгаллимнәрен бүләкләү тантанасы узды.

10  мөгаллим-конкурсант – Нина Волкова (Яңа Уби төп белем бирү мәктәбе), Галина Мутина (Городище урта мәктәбе), Артём Солдатов (Түбән Чәке урта мәктәбе), Надежда Муллина (Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе), Дмитрий Аттин (Иске Чүпрәле күппрофильле лицей), Гүзәлия Фатхуллова (Зур Чынлы урта мәктәбе), Фәнил  Яфизов (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Гөлнара  Якупова (Марс урта мәктәбе), Мария Иванова (Алешкин-Саплык урта мәктәбе), Ирина Ильина (Иске Чүпрәле күппрофильле лицей)  үзләренең интеллектуаль дәрәҗәләрен, методик грамоталылыгын, югары һөнәрилеген, предметлары буенча белемле булуларын  күрсәтеп, конкурс биремнәрен уңышлы үтәп чыктылар, мастер-класслар, ачык дәресләр тәкъдим иттеләр.

Район башлыгы Марат Гафаров мөгаллимнәргә бүгенге тормышыбыздагы үзгәрешләрне күздә тотып, һәрвакыт бер адым алда булырга киңәш итте, иҗади уңышлар теләде. Бәйгедә катнашып,  лауреат исеменә лаек булганнарга һәм җиңүчеләргә Рәхмәт Хатлары, акчалата сертификатлар тапшырды.

Конкурсның   «Педагогик  дебют»  номинациясендә   лауреат исеменә  Надежда Муллина лаек булды.  Әлеге номинациядә 3 дәрәҗә Диплом белән  Артём Солдатов, 2 дәрәҗә Диплом белән  Мария Иванова бүләкләнде. Җиңүче булып  Дмитрий Аттин танылды.

“Россия Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабының  лауреатлары итеп, Гүзәлия  Фатхуллова, Нина Волкова, Галина Мутина билгеләнде. 3  дәрәҗәле  Диплом Ирина Ильинага, 2 дәрәҗәле Диплом  Гөлнара Якуповага тапшырылды.

Россия Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабының  җиңүчесе  дип Фәнил  Яфизов игълан ителде.

Бәйгенең  муниципаль  этабы  җиңүчеләре районыбыз данын зонаара ярышларда яклаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев