Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә полиция бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

Чарада шулай ук Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, хокук саклау органнары вәкилләре, бүлекнең шәхси составы катнашты.

Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең шәхси составына яңа җитәкче – полиция подполковнигы Абрамов Артем Анатольевичны тәкъдим итте .

Чарада шулай ук Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, хокук саклау органнары вәкилләре, бүлекнең шәхси составы катнашты.

Чүпрәле полициясе коллективын яңа җитәкче белән таныштырып, Алексей Завгороднев җитәкчелекнең алмашуы моңа кадәр булдырылган эш темпларының үзгәрмәячәгенә ышаныч белдерде.

–Яңа җитәкчелек шәхси состав белән берлектә киләчәктә дә  җирлектә тәртип, халкыбыз өчен имин тормыш тәэмин итәр дип ышаныч белдерәм. Районга уңышлы үсеш телим", - диде Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары.– Артем Анатольевич, моңа кадәр районда полиция бүлеге начальнигы урынбасары булып эшләде, шуңа да җирлек белән якыннан таныш, бу өлкәдә шактый зур эш тәҗрибәсе бар, болар аңа куелган максатларга ирешергә һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә барлык бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Традиция буенча Алексей Завгороднев яңа җитәкче Артем Абрамовка таныклык тапшырды.

Марат Гафаров Чүпрәле районында эшләгән эшләре өчен элеккеге җитәкче Раил Гатауллинга (ул Апас районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп билгеләнде) рәхмәт белдерде.  Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Раил Гатауллин җитәкчелегендә бүлек үз бурычларын уңышлы үтәп,  үз категориясендә 19 район арасында 1 урынны яулады. Хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды, яңа эшендә уңышлар теләде.

Раил Гатауллин һәм Артем Абрамов Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйттеләр һәм әлеге ышанычны акларга вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев